Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан федераль университетында Француз теленең ресурс үзәге ачылды

Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Франция илчелеге арасында Француз теленең ресурс үзәге булдыру турында килешү төзелгән иде. Күптән түгел КФУ ның 2 нче корпусында Үзәкнең ачылу тантанасы үтт...

Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Франция илчелеге арасында Француз теленең ресурс үзәге булдыру турында килешү төзелгән иде. Күптән түгел КФУ ның 2 нче корпусында Үзәкнең ачылу тантанасы үтте.


Француз теленең ресурс үзәген төзү идеясен КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының UNIVERSUM+ компетенцияләр үстерү үзәге тәкъдим иткән. Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов әйтүенчә, Француз теленең ресурс үзәге төзелү КФУда бу телнең үсешен тәэмин итәчәк, француз теле укытучыларына - Франциядә стажировка үтү, студентларга стипендия программалары, мәдәни-мәгариф проектлар турында даими мәгълүмат килеп торачак.


“Хәзерге вакытта Франция һәм француз теле кулланышта булган Африка илләре белән сәүдә, икътисад элемтәләре тиз үсә, димәк, француз теле белгечләренә ихтыяҗ да арта. Бу бик зур ареал. Мәсәлән, Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бөтен Россия өчен белгечләр әзерли. Тышкы эшләр министрлыгы безнең дипломнарны таный һәм студентларыбызны үзенә дипломат итеп эшкә ала”, - дип белдерде КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыпов.


Проректор әйтүенә караганда, КФУ студентларына Тышкы эшләр министрлыгында, тышкы сәүдә оешмаларында, шәхси компанияләрдә ихтыяҗ зур. “Фәнни күзлектән дә кызыксыну арта. Безнең француз галимнәре белән бердәм лабораторияләр төзелгән. Мәсәлән, Страсбург университеты белән уртак химия, информатика буенча магистратура программалары бар. Биредә дә француз телен белү кирәк. Минемчә, һәрбер укымышлы кеше дөньяның төп мәдәниятләре белән таныш булырга тиеш”, - диде ул.


"Татар-информ" МА мәгълүматлары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ