Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучылары Европа чемпионатында Россия данын яклый

КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19 нчы гимназия укучыларыннан торган команда 16-19 майда Беларусь Республикасының Гомель шәһәрендә узачак “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” Европа чемпиона...

КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19 нчы гимназия укучыларыннан торган команда 16-19 майда Беларусь Республикасының Гомель шәһәрендә узачак “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” Европа чемпионатында көч сынашачак.


Казан җыелма командасы 1-4 май көннәрендә Ярославль өлкәсендә мәктәп балалары арасында үткәрелгән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” россиякүләм турнирында абсолют җиңү яулаган иде. Бу укучыларны ярышларга 85 нче мәктәпнең тарих укытучысы Айрат Мөхәрләмов әзерләде.


Казанлылар Пермь, Липецк, Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек интеллектуаль үзәкләрнең көчле командаларын артта калдырды. 2001 елдан бирле үткәрелеп килгән чемпионатта бу -  яшь казанлыларның тәүге уңышы.


Иң гыйлемлеләр исеме өчен Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 64 команда көч сынашты. Казаннан турнирда катнашкан тагын бер команда мактаулы 4 нче урынга лаек булды.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ