Ярославльдә Россия күләмендә математикадан олимпиада узды. Аның нәтиҗәләре буенча Казанның 122 нче гимназия укучылары Россия җыелма командасына кертелде. Бу — тарихта беренче очрак.
Командада шулай ук Мәскәү, Переславль-Залесский, Санкт-Петербург шәһәрләре укучылары бар.
Россия җыелма командасы 3-13 июльдә Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) математика буенча узачак 55 нче халыкара олимпиадада катнашачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.