Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучылары математикадан халыкара олимпиадада җиңде

Математика буенча Кейптаун шәһәрендә (Көньяк Африка Республикасы) узган Халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы 4 нче урын алды. Шәхси зачетта исә 3 алтын һәм 3 көмеш медаль яуланды, аларның иялә...

Математика буенча Кейптаун шәһәрендә (Көньяк Африка Республикасы) узган Халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы 4 нче урын алды. Шәхси зачетта исә 3 алтын һәм 3 көмеш медаль яуланды, аларның ияләре арасында Татарстан укучылары да бар.


Олимпиадада 101 илдән 560 укучы катнашты.


Казан шәһәренең Ж. А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиядә белем алучы Никита Чернега - алтын, ә Алексей Волостнов көмеш медаль яулады.


Моңа кадәр Халыкара математика олимпиадасында Татарстаннан 4 тапкыр катнашканнар. Алар: Данияр Мөштәри (1962 елда, бронза медаль), Валерий Соловьев (1969 елда, бронза медаль), Михаил Григорьев (2011, 2012 елларда, алтын медальләр).


Олимпиаданың мондый төре һәр ел саен дөньяның бер илендә үткәрелә. Быел ул 55 нче тапкыр узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ