Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укытучылары яңа иҗади конкурста катнаша ала

Тиздән Екатеринбургтагы Урал федераль универстетында укучыларның көндәлекләреннән күргәзмә ачылачак. Анда Казан укытучыларының ата-аналарга юллаган үтенеч һәм шелтәләре дә урын алачак. “Мәктәпне күптә...

Тиздән Екатеринбургтагы Урал федераль универстетында укучыларның көндәлекләреннән күргәзмә ачылачак. Анда Казан укытучыларының ата-аналарга юллаган үтенеч һәм шелтәләре дә урын алачак. “Мәктәпне күптән тәмамлауларына карамастан, кайберәүләр укытучысының мәктәп көндәлегенә язган шелтәсен кайчан, ни өчен алганын кызык итеп искә төшерергә ярата. Без, иң үзенчәлекле, “иҗади” язманы ачыклап, аның авторын - укытучыны да, шелтә белдерелгән укучыны да бүләкләргә телибез”, - диделәр “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгене оештыручылар.



Урал федераль университетында көндәлекләрдән күргәзмә оештыру планлаштырыла. Анда Казан укытучыларының шелтәле язмалары да урын алачак. Университетка имтихан тапшырырга килгән казанлыларга да ул күргәзмәне күрү мөмкинлеге булачак.


Әлеге күргәзмә илебез тарихын, теге яки бу чорга караган үзенчәлекле вакыйгаларны, балаларның шул чорга хас мавыгуларын, әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең балачак тормышын күзалларга мөмкинлек бирер дип көтелә, дип аңлаттылар конкурска башлангыч бирүчеләр.
Бәйгегә эшләрне 2017 елның 20 апреленә кадәр Екатеринбург шәһәре, Тынычлык урамы, ГУК-106 ның 19 нчы аудиториясенә (620002, г. Екатеринбург, ул. Мира, 19 аудитория ГУК-106) адресына юлларга мөмкин. Эшләрне УрФУның тел белгечләре бәяләячәк.


Белешмә өчен. Оештыручылар катнашучылар игътибарына шуны җиткерә: көндәлекләргә шелтә язуны махсус оештыру килеп чыкмасын өчен, 20 марттан соң язылган шелтәләр конкурска кабул ителмәячәк.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ