Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 9 укучы аттестатсыз калган

Казанда быел 9 укучы аттестатсыз калган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.Гомуми урта белем турында документтан республика буенча барлыгы 14 кеше мәхрүм ка...

Казанда быел 9 укучы аттестатсыз калган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.


Гомуми урта белем турында документтан республика буенча барлыгы 14 кеше мәхрүм калган. Былтыр мондый 31 бала булган. Шул рәвешле, аттестат алмаган укучылар өлеше 0,2 дән 0,09 процентка кадәр кимегән. Андыйларны бөтенләй мөмкинлексез калдырмыйлар: сентябрьдә алар математика буенча белемнәрен яңадан сынап карый алачак.


Аттестат алмаучыларның күбесе Казанда яши. Вахитов һәм Идел буе районында – 5, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 3, Совет районында 1 укучы. Яңа Чишмә, Әлки, Яшел Үзән районнарында берәр укучы мәктәптән документ белән чыгу бәхетенә ирешә алмаган.


Министр аттестатсыз калучыларның елдан-ел кимүен билгеләп узды. 2013 елда “кара” исемлектә – 110, 2014 елда – 151, 2015 елда – 138, 2016 елда 31 укучы булган.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ