Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда “Бүгенге Татарстан теле-радиоиндустрия үсешенең төп юнәлешләре” фәнни-гамәли конференциясе узды (ФОТО)

Казан (Идел буе) федераль университетында “Бүгенге Татарстан теле-радиоиндустрия үсешенең төп юнәлешләре” дип аталган республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Сүз, нигездә, яңа шартларда теле-радио...

Казан (Идел буе) федераль университетында “Бүгенге Татарстан теле-радиоиндустрия үсешенең төп юнәлешләре” дип аталган республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Сүз, нигездә, яңа шартларда теле-радиоиндустрия үсеше мәсьәләләре турында барды.


Җыенда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров – санлы технологияләргә күчү шартларында республикада телевидение торышы һәм үсеш юллары, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов дөньяда теле-радиотапшырулар тармагында күзәтелгән тенденцияләр турында мәгълүмат бирде.


шагиахметов конф обр


“Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты медиакоммуникацияләр факультетының фән, халыкара элемтәләр һәм академик үсеш буенча декан урынбасары, профессор, мәгълүмат һәм коммуникация докторы Илья Кирия “Санлы тапшыру форматына күчү белән бәйле рәвештә төбәк тапшыруларын бирүчеләрнең стратегияләре” мәсьәләләренә тукталды.


“Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең мәгълүмат һәм яңа технологияләр буенча директоры Раил Фәтхуллин - “Телевидение – ихтыяҗ арта баручы телекоммуникация хезмәте”, Түбән Каманың “НТР” телерадиокомпаниясе баш мөхәррире Н.Гарәев - “Кече шәһәрләрдәге телекомпанияләрнең мәгълүмат сәясәте үзенчәлекләре”, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Таишева республикада радиотапшыруларга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде.


шагиахметов конф3


КФУның телерадиотапшырулар һәм телетапшырулар иҗат итү кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Резидә Даутова “Татарстан телевиденисе өлкәсендә кадрлар сәясәте: тарихи мирас һәм стереотипларны җиңү проблемалары”на, КФУның Медиа-үзәге директоры И.Кәримов телевидение өчен кадрларны әзерләү өчен җитештерү базасы буларак, университет телевидениесе эшчәнлегенә тукталды.


Конференция кысаларында “Югары икътисад мәктәбе”нең  илкүләм тикшеренү университеты белән КФУ арасында ниятләр турында килешү имзаланды.


килешу кфу обр


Конференциянең мәгълүмати партнерлары – “Казан” теле-радиокомпаниясе, “Мәгариф” журналы һәм “Интертат” электрон газетасы.


Җыеннан фотосурәтләр белән биредә http://vk.com/album245622334_193938021 адресы буенча танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ