Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – Г.Тукайны искә алу көне

15 апрельдә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда Хәтер көне үткәрелә. Аны, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли музее, Габд...

15 апрельдә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда Хәтер көне үткәрелә. Аны, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее оештыра.


Казандагы чаралар Яңа бистә зиратында Тукай каберенә чәчәкләр салудан һәм шагыйрь рухына дога кылудан башланып китә. Моннан нәкъ 101 ел элек, бөтен татар дөньясын тетрәндереп, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең соңгы көннәре һәм вафаты хакында сөйли торган кыйммәтле экспонатлар саклана.


Иртәгә Г.Тукай әдәби музеенда төш вакытында ТР Милли музее Гыйльми совет утырышы була. Анда музейның яңа экспозициясен төзү турында фикер алышу күздә тотыла.


Аннан соң музейда «Ядкәрләрдә - Тукай рухы» дип исемләнгән Төп нөсхә көне үткәрелә. Шагыйрьнең ТР Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләре, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмалары, ТР Милли китапханәсендә сакланган, шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителә.


Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле бик кадерле ядкәрләр саклана. Шагыйрьнең шәхси әйберләре, аның дуслары Фатыйх Әмирхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиевкә, Гәзизә апасына һәм туганнарына язган хатлары, әдип һәм дусларының фоторәсемнәре зур кызыксыну уята.


 Төп нөсхә көнендә музейда Габдулла Тукайның безнең көннәргә кадәр сакланып калган шәхси әйберләрен күрергә мөмкин. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары (запонки); үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге.


 ТР Милли архивы да Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтә. Алар - Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрика кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г.Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы...


ТРның Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән чакта дөнья күргән китапларын тәкъдим итә.


 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ