Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары бара

14 майдан алып 20 майга кадәр Казанда III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үткәрелә. Әлеге уеннарда дөньяның 46 иленнән якынча 600 бала катнаша.  Уен программасына шахмат, өстәл теннисы, мини-футбол...

14 майдан алып 20 майга кадәр Казанда III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үткәрелә. Әлеге уеннарда дөньяның 46 иленнән якынча 600 бала катнаша.  Уен программасына шахмат, өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, волейбол, баскетбол һәм йөзү керә.


Катнашучылар өчен  шулай ук мәдәни-белем бирү программасы да каралган: "Дуслык учагы" чарасы, Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү һ.б.


"Әлеге чараны оештыру - зур хезмәт. Безнең өчен балаларның физик әзерлеген тикшерү генә түгел, аларга якыннан танышу мөмкинлеген бирү дә мөһим.


Без Казан һәм Татарстанның спорт чараларын нинди югарылыкта үткәргәнен беләбез. Шуңа күрә өченче уен да уңышлы үтәр дип өмет итәбез. Шулай ук Казанда без үсеш кичергән “Самбоны мәктәпкә” программасын күрсәтергә уйлыйбыз. Бу бары үрнәк дәресләр генә булачак. Чөнки самбо Россия өчен – ул милли спорт төре”, - дип искәртте Бөтенроссия мәктәп спорты федерациясе президенты Ирина Роднина.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ