Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Каюм Насыйри институтының “Татаристика” төп белем бирү-мәдәни үзәге булдырыла

Татар зыялыларының күпсанлы үтенечләрен исәпкә алып, КФУ базасында татар теле һәм мәдәниятен тарату һәм үстерүнең бердәм үзәген булдыру ихтыяҗы туды. Бу хакта бүген Казан федераль университетының Тата...

Татар зыялыларының күпсанлы үтенечләрен исәпкә алып, КФУ базасында татар теле һәм мәдәниятен тарату һәм үстерүнең бердәм үзәген булдыру ихтыяҗы туды. Бу хакта бүген Казан федераль университетының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Попечительләр советы утырышында ректор Илшат Гафуров белдерде.



“Безнең тарафтан Казанда Каюм Насыйри институтының “Татаристика” төп белем бирү-мәдәни үзәге булдырыла. Ул бөтен татар дөньясын колачлый алырлык үзәк була алыр иде”, - диде ректор һәм проект өчен 40 млн сум акча кирәклеген әйтте.


“Татаристика” үзәгенең максаты – укучы һәм студентларның, киң катлам халыкның татар теле, әдәбияты, мәдәнияте буенча белемен тирәнәйтү, милли үзаңны үстерү, татар халкының милли традицияләрен саклап калу. Үзәк эшчәнлеге кысаларында иҗади очрашулар, дискуссияләр, конкурс, викторина, ачык лекцияләр, "түгәрәк өстәл", вебинарлар, әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, яңа фәнни хезмәтләрне, әдәби әсәрләрне тәкъдим итү планлаштырыла.


Илшат Гафуров югары квалификацияле милли кадрлар әзерләү КФУның мөһим бурычларының берсе булуын билгеләп үтте. “Беренче чиратта, бу тел, әдәбият, тарих өлкәсе белгечләрен әзерләүгә кагыла. Бүген институт каршында Габдулла Тукай исемендәге Югары татаристика һәм тюркология мәктәбе уңышлы гына эшли. "Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәкләре челтәре булдырылды. Бу үзәкләр Россиядә һәм чит илдә татар теле һәм әдәбиятын үстерү һәм популярлаштыруны максат итеп куя”, - диде ул.


Шул ук вакытта, ректор “Телләр” программасы буенча финанслау кыскару проблемасына да тукталды.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ