Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Китапханә — паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме

Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан, ТР Милли китапханәсе каршында «Китапханә — паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уза. Программа кысаларында төрле темаларга багышланган китап күргәзмәләре, буккр...

Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан, ТР Милли китапханәсе каршында «Китапханә — паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уза. Программа кысаларында төрле темаларга багышланган китап күргәзмәләре, буккросссинг,  иҗади остаханәләр, китап сату һәм башка кызыклы чараралар оештырыла. Шулай ук республиканың танылган язучылары һәм журналистлары, көндәлек матбугат вәкилләре «Ачык микрофон» рубрикасында чыгыш ясап, үз фикерләрен халыкка җиткерә алачак. Әлеге чарада катнашу өчен «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары да чакыру алды.


Бәйрәм чарасы Милли китапханәнең төп бинасы  (Кремль урамы, 33 нче йорт) янындагы скверда, Лобачевский һәйкәле каршында 18 июнь көнне 11.00 дән 18.00 гә кадәр узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ