Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәгенең яңа бинасы ачылды (ФОТО)

Әлеге бина бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакытында мәгълүмат эшкәртүнең төбәк үзәге ролен башкарачак. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Әгәр дә...

Әлеге бина бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакытында мәгълүмат эшкәртүнең төбәк үзәге ролен башкарачак.


Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Әгәр дә без мәгариф системасы алдына зур бурычлар куябыз икән, безнең белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге заманча булырга тиеш. Үзәк мәктәп тәмамлаучылар, БДИ уздыру өчен генә кирәк түгел, монда укытучыларның, укучыларның, чыгарылыш сыйныф укучыларының эшләренә бәйле аналитик материал сакланачак. Әлегә безгә укытучылар белән шөгыльләнергә кирәк. Елына бер тапкыр гына булса да, укытучыларга тест эшләтергә, аларның камилләшүен бәяләргә кирәк. Моның өчен барлык шартлар бар”, - диде сәламләү сүзендә министр.


монитринг узэге


Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәгенең яңа бинасы заманча аудиторияләр, үзенчәлекле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бина эчендә һәм тышында видеокүзәтү системасы урнаштырылган.


Әлеге үзәкнең методик тәэмин ителеш буенча яңа бүлеге эшчәнлеге ярдәмендә белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү системасы яхшырачак, экспертларга, район методик берләшмәләре җитәкчеләренә, укытучыларга методик ярдәм күрсәтеләчәк. Техник хезмәткәрләрдән тыш, үзәктә 38 белгеч эшләячәк.


 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ