Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Кичә, Рус теле көнендә, Казанның Универсиада авылында туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.Олимпиада 2014 елдан башлап үткәрелә. Бы...

Кичә, Рус теле көнендә, Казанның Универсиада авылында туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.


Закрытие Международной олимпиады по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обу


Олимпиада 2014 елдан башлап үткәрелә. Быел анда читтән торып Россиянең 21 төбәгеннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән 3 меңнән артык бала катнашты. Аларның иң яхшы дип табылган 200дән артыгы финалга узды. Алар арасында Казахстан, Үзбәкстан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург һәм Пенза өлкәләреннән, Пермь төбәгеннән, Башкортстан, Марий Эл, Саха (Якутия), Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар бар иде.


Закрытие Международной олимпиады по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обу


Укучыларда рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәтне укытучылар тәрбияли. Бүген Татарстан мәктәпләрендә 3 меңнән артык рус теле һәм әдәбияты укытучылары эшли. Аларның 78 проценты беренче һәм югары категорияләргә ия. Рус теле көнендә аларның иң яхшыларын бүләкләделәр. Аларга, Мәгариф һәм фән минстрлыгының мактау грамоталарын "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырдылар.


Закрытие Международной олимпиады по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обу


"Туган теле рус теле булмаган балалар арасында  рус теленнән Халыкара олимпиада дүртенче ел үткәрелә. Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. Безнең төп максат – аларны үстерү. Мин балаларга олимпиадада актив катнашулары өчен рәхмәтле. Финалга илнең 18 төбәгеннән катнашучылар килде. Конкурс җиңүчеләрен котлыйм һәм алга таба да уңышлар телим", – диде вице-премьер, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, олимпиада җиңүчеләренә мөрәҗәгать итеп.


Закрытие Международной олимпиады по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обу


Татарстан күп телле республика. Монда 173 милләт вәкиле яши. Телләр белән мәдәниятларны саклау һәм үстерү – республика сәясәтенең мөһим юнәлеше.


 "Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ