Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда сентябрьгә ике яңа мәктәп тапшырылачак

Казанда яңа 2017-2018 уку елына ике яңа мәктәп тапшырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры уры...

Казанда яңа 2017-2018 уку елына ике яңа мәктәп тапшырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев белдерде.
Быелның сентябрь аенда Татарстан башкаласының 2нче Азино урамында һәм “Седьмое небо” торак комплексындагы 6Б микрорайонында мәктәпләр ачыла.
2018 елның сентябренә Казанда 800 урынга исәпләнгән "Светлая долина" торак комплексында, шулай ук "Салават Күпере"ндәге 11-8 кварталында 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзелеп бетәчәк.
Казаннан тыш, 2018 елда республика районнарында тагын өч мәктәп ачылачак. "Әлеге мәгариф объектының берсе Әлки районы Татар Борнае авылында урнашкан. Ул 80 укучыга исәпләнгән, шулай ук монда 20 урынлык балалар бакчасы да булачак. Тагын Чирмешән районының Казанка авылында спорт залы булган мәктәп, Әгерҗе районы Күләгәш авылында балалар бакчасы булган белем йорты һәм Ютазы районының Урыссу бистәсендәге “Кояшлы” микрорайонында мәктәп торгызылачак", – дип сөйләде түрә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ