Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада башланды (ФОТО)

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада башланды. Халыкара бәйге ачылу тантанасы КФУның Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында үтте. Анда рәсми затлардан ТР Дәүлә...

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада башланды. Халыкара бәйге ачылу тантанасы КФУның Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында үтте. Анда рәсми затлардан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.


фото татолимп 12 обр
1 майга кадәр дәвам итәчәк олимпиадада интернет тур нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 300 егет һәм кыз катнаша. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың әлеге турына үткән катнашучылар исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин: http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=613.


Олимпиаданың Интернет аша уздырылган турында Россия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар үзләренең татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен читтән торып күрсәтте.
татолимп катнашучы обр
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада жюри әгъзалары Казанда узачак турда берничә бирем әзерләде. Укучыларны һәм студентларны телдән сөйләм бәйгесе (чит илдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча); язма бәйге (Россия Федерациясе субъектларыннан килгән катнашучылар өчен) көтә.


Яшьләргә татар халык җырларын, татар композиторлары көйләрен җырлап, татар халык көйләренә музыкаль композиция, татар классик-композиторы әсәрләрен фортепианода, баянда, милли гармунда, курайда, сорнайда һ.б. уен коралларында уйнап күрсәтергә туры киләчәк. Шулай ук алар татар халык биюләрен башкарып, сәнгатьле сүз, халык һөнәрчелеге буенча осталыгын күрсәтә ала.


Олимпиадада катнашучылар “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дигән темага чыгыш та ясарга тиеш.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ