Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда "Татарча проектлар ярминкәсе" узды

 4-5 нче декабрь көннәрендә Казанның 2нче лицей-интернатында "Татарча проектлар ярминкәсе" дип аталган чара узды. Ярминкә лицейда инде икенче ел оештырыла. Чарада катнашкан проектларның авторлары – б...


Ярминк

 4-5 нче декабрь көннәрендә Казанның 2нче лицей-интернатында "Татарча проектлар ярминкәсе" дип аталган чара узды. Ярминкә лицейда инде икенче ел оештырыла. Чарада катнашкан проектларның авторлары – барысы да лицей укучылары.


Әлеге чара проектлы укыту методикасына нигезләнә. Укучылар дәрестән тыш вакытта татар теленең кулланылышын киңәйтү максатыннан проект эшләрен башкарганнар. Иң яхшы дип табылган проектлар ярминкәдә тәкъдим ителде.


Ярминкәне оештыручы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Нух улы Якупов, укучыларның татар телен камилләштерүне, мәктәптә алган белемнәрен тормышта куллануны, иҗади эшләргә җәлеп итүне, татар теленә карата мәхәббәт һәм кызыксыну арттыруны, яшьләр арасында популярлаштыруны чараның төп максатлары итеп билгели.


Проектлар арасында татар телен бүгенге шартларда саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән татарча комикслар, электрон кушымталар, татарча өстәл уеннары, татар телендә видеодәресләр, Tatkitap.ru сайты һ.б. бик күп файдалы проектлар бар. Һәр проект авторы үз хезмәтенә аңлатманы татар телендә бирде. Чараны оештыручылар тәкъдим ителгән проектларны үстереп, киң кулланышка кертеп җибәрергә өметләнә.


Ярминкәнең эшчәнлеге белән танышырга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Илдар Мөхәмәтов һәм Тимерхан Алишев, IT-park мөдире Антон Грачев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, күренекле язучы Рабит Батулла һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ