Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” халыкара симпозиумы узачак

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” халыкара...

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” халыкара фәнни-гамәли симпозиумы эшендә катнашырга чакыра.


Симпозиум 2014 нче елның 10-11 апрель көннәрендә узачак. Аны оештыруда һәм үткәрүдә ТР Президент Аппараты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре хакимияте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия тарих җәмгыяте, “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясе, Россия ислам университеты, Россиянең Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Татарстан бүлеге, Россия Федерациясе Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте катнаша. Бу хакта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Булат Яһудин хәбәр итә.


Халыкара фәнни-гамәли симпозиумның максаты – сәясәттә, икътисадта, фән, мәдәният өлкәләрендә татар-төрек элемтәләренең тарихи тәҗрибәсе һәм бүгенге торышын фәнни-теоретик күзлектән аңлау. Симпозиум шулай ук Татарстан һәм Төркия Республикаларының үзара бәйләнеше үсешендәге потенциалны ачыклау, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең гомуми структурасы өлеше буларак, Татарстан-Төркия элемтәләренең ролен карау максатын күздә тота.


Симпозиум барышында XIV-XX гасырларда Татарстан һәм Төркия халыкларының тарихи элемтәләре; XX гасырның 90 нчы елларында - XXI гасыр башында Татарстан һәм Төркия мөнәсәбәтләре үсеше; XХг.-XXI г. башы чигендә сәяси һәм дипломатик диалог; Татарстан һәм Төркия Республикаларының сәүдә-икътисади элемтәләре перспективалары; Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең инвестицион потенциалы; Татарстанда Төркия бизнесы: үсеш мөмкинлекләре; Төркиянең Татарстандагы белем бирү һәм фәнни программалары; Төркия һәм Татарстанда тюркологик һәм туркологик тикшеренүләр; бүгенге көндә мәдәни элемтәләр һәм туризм үсеше; иҗтимагый берләшмәләр һәм аларның Татарстан-Төркия элемтәләре үсешендәге роле турында фикер алышу көтелә.


“Татар-информ” МА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ