Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән Халыкара олимпиада уза

Казанда 4-6 июньдә туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән Халыкара олимпиада уза. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан федераль университет...

Казанда 4-6 июньдә туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән Халыкара олимпиада уза. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм берләшкән дәүләтләр бердәмлеге илләрендә мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны һәм иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелә. 


Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында һәм берләшкән дәүләтләр бердәмлеге илләрендә яшәүче 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнаша ала. Олимпиада ике турда үткәрелә. Беренче – сайлап алу турында укучылар онлайн режимда тест язачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен 7-15 майда КФУның “Буду студентом!” дип аталган социаль-белем бирүче челтәрендә http://abiturient.kpfu.ru адресы буенча кереп теркәлергә кирәк:


Интернет тур 16 майда – 10 нчы сыйныф укучылары арасында, 17 майда 8 нче сыйныф укучылары арасында үткәреләчәк. Теркәлү һәм олимпиаданың интернет-турында катнашу буенча тулырак мәгълүматны http://abiturient.kpfu.ru, +7(843) 238-77-11 телефоны һәм rt.test@ksu.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.


Рус теле буенча Халыкара олимпиаданың йомгаклау туры Казан шәһәрендә 5 июньдә узачак.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ