Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Казан Ратушасында туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратников...

Бүген Казан Ратушасында туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Премьер-министры урынбасары − мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, башка рәсми затлар катнашты.


“Рус теле көнен билгеләп үтәр өчен, моңардан да уңай көн табып та булмас иде. Бүген бу залда рус телен тирәнтен өйрәнүче балалар җыелган. Сезнең тәҗрибәгез, тырышлыгыгыз безнең өчен бик мөһим”, - диде Римма Ратникова үзенең сәламләү сүзендә. Ул республиканың урта белем бирү учреждениеләренең әлеге олимпиадада укучылары зур уңышларга ирешкән укытучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән 10 мең сумлык сертификат тапшырды.


РФнең төрле төбәкләрендә рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче 13 укытучы исә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Чарага җиңүчеләрне котларга КФУның Вузга кадәрге (гомуми) һәм педагогик белем бирү департаменты директоры Людмила Ногманова да килгән иде. “Республикабыз укучылары өчен барлык ишекләр дә ачык. Сез республикабызда һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт тоярсыз”, - диде ул. Һәм “Умницы и умники” бөтенроссия телетапшыруының төбәкара турында җиңүчеләрне, “Живая классика” бөтенроссия бәйгесенең республика этабында җиңү яулаучыларны котлап, дипломнар тапшырды.


“Безнең өчен бүген зур бәйрәм — Рус теле көне. Бүген рус теле ана теле булмаган балалар арасында рус теле буенча үткән олимпиадага нәтиҗәгә ясыйбыз. Безгә Россиянең 10 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан да балалар килде. Олимпиаданың читтән торып үткән турында 2 меңгә якын бала катнашса, икенче турга без 100 катнашучыны чакырдык. Татарстан – ике дәүләт теле булган республика, шуңа күрә киләчәктә дә татар теленнән дә, рус теленнән дә олимпиадаларны үткәрүне дәвам итәрбез дип ышанам”, - диде министр Энгель Фәттахов.


Быел Бөтенроссия олимпиадасында рус теле буенча 4 бала призлы урын яулаган. ТР мәгариф һәм фән министры фикеренчә, бу күрсәткечләр түбән һәм киләчәктә аларны яхшыртырга кирәк.


Бүген туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча үткән халыкара олимпиадада Пермь өлкәсе Уинский районыннан Зәринә Нуриханова, Татарстаннан Актаныш районыннан Алия Әгъләмова һәм Юлия Авзалова, Казаннан Энҗе Абдрахманова, Азнакай районыннан Энҗе Раббаниева җиңүче дип табылды. Алар ТР мәгариф һәм фән министры кулыннан истәлекле бүләкләр кабул итеп алды.


Олимпиадада катнашкан 20 дән артык призерга истәлек медале һәм планшет тапшырылды.

Министр шулай ук муниципаль берәмлекләрнең белем бирү идарәсе җитәкчеләренең укыту-методика эшләре буенча урынбасарлары, сәләтле балалар белән эшләүдә һәм рус теле буенча югары күрсәткечләргә ирешкән мәктәп директорларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.


"Татар-информ" МА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ