Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда WorldSkills Russia-2017 V Илкүләм чемпионатының финал өчен сайлап алу туры уздырыла

Россиянең 8 төбәгендә 13 марттан 7 апрельгә кадәр «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia-2017 V Илкүләм чемпионатының финалда катнашу хокукына ия булу өчен сайлап алу турлары уздырыла. “Мәгълүмати т...

Россиянең 8 төбәгендә 13 марттан 7 апрельгә кадәр «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia-2017 V Илкүләм чемпионатының финалда катнашу хокукына ия булу өчен сайлап алу турлары уздырыла. “Мәгълүмати технологияләр” белгечлеге буенча сайлап алу туры Казанда 22 марттан 29 мартка кадәр Төбәкара белгечлек үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр техникумы базасында үтәчәк. Бу хакта "Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Казанда ярышлар 5 белгечлек буенча (веб-дизайн, бизнес өчен программалар, мәгълүмати кабельләр челтәре, челтәрле һәм системалы администрацияләү, CAD инженерлы дизайн) узачак. Аларда барлыгы 330 катнашучы һәм Россиянең 64 төбәгеннән экспертлар булыр дип фаразлана.


13 мартта «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» белегечлеге буенча Якутск шәһәрендә (Саха Республикасы) сайлап алу туры старт алды. Бүген ярышлар шулай ук Мәскәүдә («Иҗат һәм дизайн» белегечлеге) һәм Ульяновскта («Гражданлык транспортында хезмәт күрсәтү» белегечлеге) башланып китте.


Ленинград өлкәсенең Киров шәһәрендә «Мехатроника» юнәлеше буенча сайлап алу туры 18 марттан 22 мартка кадәр дәвам итәчәк. 20 марттан 28 март көннәрендә Комсомольск-на Амуре шәһәре (Хабаров крае) «Цифрлы программа идарәсе булган станокларда токарьлык эшләре», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Мобиль робототехника» һәм «Металл табагын эшкәртү» белгечлеге буенча катнашучыларны үзенә җыя.


Чебоксарда (Чувашия) ярышлар 26-31 март көннәрендә «Лаборатор химик анализ» һәм «Электроника» юнәлешләре буенча узачак. Ярышларның соңгылары Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә 30 марттан 7 апрельгә кадәр «Төзелеш өлкәсе» белгечлеге буенча үтәчәк.


Татарстаннан ярымфиналда 53 юнәлеш буенча профессиональ белем бирү оешмаларыннан – республика чемпионаты җиңүчеләре булган 71 студент катнашачак. Аларның 21е  - Татарстан Республикасының 2019 елгы җыелма әгъзасы. Татарстаннан 3 белгечлек буенча конкурстан тыш катнашучылар да бар.


Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia-2017 V Илкүләм чемпионатының финалына Татарстаннан сайлап алу турын узмыйча, 11 юнәлеш буенча 16 студент чыкты.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ