Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшь галимнәр өчен 80 фатирлы йорт төзелгән

Тормышыбызны интернетсыз, телефонсыз, транспортсыз һ.б. күзалдына да китереп булмый. Әмма боларның һәркайсы галимнәртырышлыгы, тынгысыз хезмәте икәнен уйлаганыгыз бармы? Безнең өчен гадәти чараларга ә...

Тормышыбызны интернетсыз, телефонсыз, транспортсыз һ.б. күзалдына да китереп булмый. Әмма боларның һәркайсы галимнәртырышлыгы, тынгысыз хезмәте икәнен уйлаганыгыз бармы? Безнең өчен гадәти чараларга әйләнгән шушы җиһазлар кулланышка керсен, халыкның тормыш-көнкүреше җиңеләйсен өчен галимнәр күпме көч түгә?!


Фән кешеләрен искә алуыбыз бүгенге бәйрәм – “Фән көне” уңаеннан. Бу бәйрәмнең тарихы 1724 елга барып тоташа. Иске стиль белән 28 гыйнвар көнне (яңа стиль белән 8 февраль) ПетрI Фәннәр академиясе төзү турында карар чыгара. 1925 елда ул СССР Фәннәр академиясе дип үзгәртелә, ә 1991 елдан – Россия Фәннәр академиясе (РАН). Өч йөз елга якын тарихы булганәлеге академия галимнәре арасында (төрле чорда) дөньякүләм танылган шәхесләр дә бар: Михаил Ломоносов, Иван Павлов, Дмитрий Менделеев, Константин Циолковский, Игорь Курчатов һ.б.


2000 елдан бирле 8 февраль – Россия фән көне.


Хәзерге вазгыятьтә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе: яшьләрне фәнгә җәлеп итү. Бу уңайдан нәрсәләр эшләнә? Нәрсәләр эшләргә кирәк?


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллинга бирдек:


“Бүгенге көндә бу юнәлештә шактый уңышлы эшләр эшләнә. Фәнгә яңа аяк басучы һәм инде галим дип танылган яшь белгечләргә төрле дәрәҗәдәге грантлар һәм стипендияләр, премияләр бирү буенча бәйгеләр үткәрелә. Яңа булдырылган яки яңартылган фәнни лабораторияләрдә һәм үзәкләрдә тикшеренүче ставкалары күпчелек яшьгалимнәргә бирелә. Иң уңышлы дип танылган проект авторларына фәнни уңышларын дөньякүләм белдерү һәм тәҗрибә белән уртаклашу өчен чит ил фәнни учреждениеләренә барып-кайту мөмкинлеге тудырыла.


Фатир сатып алу өчен алган ипотека кредитларын түләргә ярдәм итү яки арендага торак бирү очраклары да, сирәк булса да оештырыла. Казанда Россия фәннәр академиясе ситемасында эшләүче яшь галимнәр өчен 80 фатирлы йорт төзеп тапшырылды.


Ләкин бу эшчәнлекне активлаштыру, яңа ысуллар куллану кирәклеге көн кебек ачык. Галимнәр, олыгаеп, лаеклы ялга китеп торалар. Аларны лаеклы яшь кадрлар белән алыштыру катлаулы мәсьәлә.


Аны чишү өчен:



  • эш хакларын арттырырга, аның күләмен, бер өлешен булса да, фәнни уңышларга бәйле итәргә;

  • фатир сатып алу өчен яшь галимнәргә, өлешчә генә булса да, матди ярдәм күрсәтергә;

  • яшь галимнәр һәм белгечләрнең иҗтимагый хәрәкәтләре һәм оешмаларына төрле яклап ярдәм күрсәтергә кирәк”.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ