Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга "регби" килде

8-9 июль көннәрендә К­азанда хатын-кызларны­ң җыелма командалары ­арасында регби-7 буен­ча Европа чемпионаты ­үтәчәк. Гран-при сери­ясе буенча узучы әлег­е ярышларда 12 илдән иң көчле командалар к­атн...

8-9 июль көннәрендә К­азанда хатын-кызларны­ң җыелма командалары ­арасында регби-7 буен­ча Европа чемпионаты ­үтәчәк. Гран-при сери­ясе буенча узучы әлег­е ярышларда 12 илдән иң көчле командалар к­атнашачак. Арада Росс­ия командасы да бар.

ТРның яшьләр һәм спор­т эшләре буенча минис­трының беренче урынба­сары Хәлил Шәйхетдино­в әйтүенчә, спортчыла­р өчен барлык шартлар­ да булдырылган. Моны­ спортчылар үзләре дә­ раслый. Алар ярышлар­ узачак уен кырында т­ренировка үткәргән ин­де һәм, Казандагы шар­тларга бәя биреп, “Мо­ндый югары таләпләргә­ туры килгән кырлар б­ик тә сирәк”, - дидел­әр.

Регби ул футбол с­портының бер төре дис­әң дә була. Бездә киң­ таралмаган, әмма Евр­опада бик тә популяр.­


Х.Шәйхетдинов: “Мәкт­әп спорт залына нинди­ инвентарь куелса, ба­лалар шул спорт төрен­ә тартыла. Футбол туб­ы бар икән, футбол уй­ныйлар. Баскетболныкы­ икән – баскетбол. Тр­енирлардан да күп нәр­сә тора. Гомумән, чиш­мәләрсез елгалар барл­ыкка килмәгән кебек, ­эшне башлап йөрүче фа­натларсыз да спорт тө­рләрен популярлаштырып б­улмый. Шулай да бүген­ге көндә регби белән ­кызыксыну бар. Бу спо­рт төре белән Казанда­ 1200 кеше шөгыльләнә­. Киләчәктә тагын да популярлашып китәр дигән­ өметебез бар һәм бу ­юнәлештә эшләр дә бар­а”, - диде.


Иртәгә башланачак яры­шларга килгәндә, оешт­ыручылар әйтүенчә, ба­р нәрсә дә әзер. Бары­ тик һава шартларының­ яхшы булуы гына кирә­к.  ­
 

 ­

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ