Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 2016 елдагы "Ел укучысы" ачыкланды

Казанда “Ел укучысы-2016” конкурсына йомгак ясалды. Мондый конкурс Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үткәрелде.Бу исемне алу өчен быел шәһәр мәктәпләренең сигез IV сыйныф укучысы катнашты.Бәйгене...


Казанда “Ел укучысы-2016” конкурсына йомгак ясалды. Мондый конкурс Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үткәрелде.

Бу исемне алу өчен быел шәһәр мәктәпләренең сигез IV сыйныф укучысы катнашты.


Бәйгенең финал өлешендә укучыларга “Минем дөньяма рәхим итегез!” дигән визит карточкасын тәкъдим итәргә, “Яраткан дәрес буенча реклама” дигән ораторлык сәнгате бәйгесендә катнашырга, “Виват, кино!” темасы буенча халык алдында чыгыш ясарга, “Табигать бөек көчкә ия” дигән интеллектуаль курста катнашырга туры килде.


Нәтиҗәдә, бертигез балл җыеп, 171 нче мәктәп укучысы Азамат Зәйнуллин һәм 152 нче гимназия укучысы Эльза Кәримуллина "Ел укучысы" исеменә лаек булды.


"Татар-информ" МА  материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ