Казанның татар теле укытучылары махсус семинарда катнашты
Яңа Савин районында урнашкан 31 нче санлы мәктәптә шәһәркүләп семинар узды. Чарага татар һәм инглиз телләре укытучылары чакырулы иде, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе. Мәгариф өлкәсе белгечләре мө...
Яңа Савин районында урнашкан 31 нче санлы мәктәптә шәһәркүләп семинар узды. Чарага татар һәм инглиз телләре укытучылары чакырулы иде, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе. Мәгариф өлкәсе белгечләре мөгаллимнәрне төркемләрдә эшләү нәтиҗәсендә укучыларда сөйләм сәләтен үстерү ысулына төшендерде.
Семинарда дәресләрдән өзекләр, кече тамаша күрсәтелде. Укытучыларны 31 нче санлы мәктәптнең Муса Җәлилгә багышланган махсус экспозиөия белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, республика башлыгы Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укытуда сөйләмгә игүтибар итүне ассызыклый.
Комментарийлар