Логотип Магариф уку
Цитата:

Кемгә — футбол, ә кемгә… кесә янчыгы?

Футбол буенча дөнья чемпионаты башланырга нибары алты көн калып бара. Күпкә түзгәнне барлы-юклы калган алты көннең үткәнен сабыр төбе – сары алтын дип көтеп алырга язсын иде инде. Футбол җанатарлары н...

Футбол буенча дөнья чемпионаты башланырга нибары алты көн калып бара. Күпкә түзгәнне барлы-юклы калган алты көннең үткәнен сабыр төбе – сары алтын дип көтеп алырга язсын иде инде. Футбол җанатарлары ничек тә түзәр инде анысы. Ә менә футбол чемпионаты шаукымы белән кесә ягын калынайтып калырга теләүчеләр генә төннәрен тыныч кына йоклап уздыра алырлармы икән? Әйтик, «Казан-арена»дагы билет бәяләре котчыкмалы бит! Андагы билетның иң арзан дигәне дә – 1280 сум, ә иң кыйбаты 66 мең сум тора икән. Вип-ложадагы түрә кунаклар өчен билет бәясе 8,5 миллионга кадәр җитә, ди.


Бу җәһәттән, тагын бер кызыклы факт. Футбол буенча дөнья чемпионаты барган чакта Казаннан авиочышлар бәясе дә берничә тапкырга кыйммәтләнәчәк, диләр. Мәсәлән, Туту.ру сәяхәтләр сервизы мәгълүматы буенча Казанда Иран белән Испания җыелма командалары арасындагы матч төгәлләнгәннән соң – 21 июнь көнне Казаннан Мәскәүгә самолетта очу бәясе 8 тапкырга кыйммәтләнеп, гадәти көннәрдәге 2 мең сумлык урынына билетка кесәңнән 17 мең сум акчаңны чыгарып салмыйча очып китә дә алмаячаксың икән. Вә-ә-әт, кая бара замана!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ