Логотип Магариф уку
Цитата:

Кемгә куян – кемгә зыян

Һәр елны гыйнвар-февраль айларында кыргый җәнлекеләрне исәпкә алу айлыклары үткәрелә. Кыргый хайваннарның 16 төренең тупланып яши торган урыннарда эзләре, кай тарафларга йөрү маршрутлары өйрәнелә. Исә...

Һәр елны гыйнвар-февраль айларында кыргый җәнлекеләрне исәпкә алу айлыклары үткәрелә. Кыргый хайваннарның 16 төренең тупланып яши торган урыннарда эзләре, кай тарафларга йөрү маршрутлары өйрәнелә. Исәпкә алучылар көненә 5–10 чакрым юл үтәргә тиеш була. Аннары махсус математик исәпләү алымы белән хайваннарның санын белеп була икән. Кызык бит. Баксаң, илебездә бу мәсьәләгә узган гасырның 30 нчы елларында ук игътибар ителгән. Ә 50 нче елларда кыргый хайваннарны исәпкә алу методикасы эшләнгән. Республикабыз урманнарында 6 меңнән артык кабан дуңгызы, 7 меңләп поши һәм меңләгән көртлек, суер, кыр тавыклары һ.б.лар бар икән.


Хайваннарны аулау вакытында еш кына хокук бозу – браконьерлык күренешләре белән очрашырга туры килә.


2016 елда Татарстанның аулау өчен яраклы хайваннар санына 2 миллион сумлык зыян салынган. Бүген “Татар-информ” агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын файдалануны контрольда тоту бүлеге башлыгы Радик Мөтәхәров шундый мәгълүмат бирде.


 “Браконьерларга карата 30 җинаять эше кузгатылган иде, шуларның 9ы буенча карар чыгарылды. Шулай ук хайваннар катнашында юлларда 42 транспорт һәлакәте булды”, – дип билгеләп үтте Радик Мөтәхәров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ