Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ базасында математика буенча Бөтенроссия контроль эше узачак

Бу шимбә, 11 мартта, КФУ базасында математика буенча өченче тапкыр ел саен оештырылучы Бөтенроссия контроль эше узачак, дип хәбәр сала Яндекс эзләү системасының матбугат хезмәте. Чара “Что и требовало...

Бу шимбә, 11 мартта, КФУ базасында математика буенча өченче тапкыр ел саен оештырылучы Бөтенроссия контроль эше узачак, дип хәбәр сала Яндекс эзләү системасының матбугат хезмәте. Чара “Что и требовалось доказать” дип атала.


Казанда контроль эш биремнәрен вуз аудиториясендә (моның өчен элеге проектның сайтында алдан теркәлү узарга кирәк) эшләргә була. Шулай ук он-лайн рәвештә дә биремнәрне үтәү мөмкин.


Һәр теләге булган кеше бу ярышта катнаша ала. Аларга 10 авыр булмаган бирем тәкъдим ителәчәк.  Аларны чишү өчен мәктәп программасын белү җитә.


КФУда контроль эш сәгать 12.00 дә башланып, бер сәгать дәвам итәчәк. Сайтта биремнәр, көн уртасыннан башлап, тәүлек буе эленеп торачак. Ярыш тәмамлангач, тәкъдим ителгән мәсьәләләр җентекләп аңлатылачак. Проектның сайтында хәзер үк, үрнәк контроль эш вариантын чишеп, күнекмә алырга мөмкин.


Исегезгә төшерәбез, Яндекс Бөтенроссия контроль эшен өченче тапкыр уздыра. Бу чарада 2016 елда 24,4 мең кеше катнашты. Алар - Россия, Беларусия, Украина, Казахстан һәм башка илләрдән. Казанда исә нибары 8 процент катнашучы гына биремне “бишле"гә үти алган. Калган 16 процентының белеме - “дүртлелек”. Ә 36 проценты эшне өчлегә эшләгән.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ