Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда исламны өйрәнү юнәлеше буенча магистратура ачылачак

12 майда Мәскәүдә Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева рәислегендә Казан федераль университет катнашында 2017-2020 елларда тарих һәм ислам мәдәнияте буенча тирән белемле белгечләр әзерлә...

12 майда Мәскәүдә Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева рәислегендә Казан федераль университет катнашында 2017-2020 елларда тарих һәм ислам мәдәнияте буенча тирән белемле белгечләр әзерләүне тәэмин итү белән шөгыльләнгән эш төркеменең утырышы үтте.


Чара 2014-2016 елда гамәлгә ашырылган шуңа охшаш программага йомгак ясауга һәм алдагы дүрт елда ислам, исламны өйрәнү белемнәрен үстерү юлларын төзүгә багышланган иде.


2016 елның 21 маенда Болгар ислам академиясе урынына истәлек ташы салу тантанасы булды. Төзеләчәк академия - ислам мәгарифе системасының югары ноктасы, Россиядә моңа кадәр булмаган өлеше. Россия ислам университеты, мәдрәсәләр, беренче чиратта, бакалавриат һәм магистратура дәрәҗәсендәге имамнарны әзерли. Әмма югары интеллектуаль мөселман руханилары катлавы безнең илдә укытып чыгарылмый.


Казан федераль университеты һәм партнер уку йортлары ел саен КФУ базасында гарәп теле буенча олимпиада уздыруны тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим Россия мәгариф һәм фән министрында зур кызыксыну уятты. Ул үз чыгышында берничә тапкыр Россиядә көнчыгыш телләрне тирәнтен өйрәнү системасының әһәмиятлеге хакында әйткән иде.


Исламны өйрәнү өлкәсендә магистратураны үстерү турында карар кабул итү дә мөһим сораулардан булды. Казан федераль университеты тәкъдим иткән фикер хупланды, икенче елдан башлап югары уку йорты әлеге юнәлештә бакалаврлардан тыш, магистрларны да әзерләячәк. Дөньяви белемле һәм дини җәмәгатьчелекне тәкъдим итүче белгечләр әзерләп чыгару турында Россия һәм Татарстан Диния нәзарәте дә кызыксына.


Моннан тыш Казан федераль университет базасында ислам теологиясе буенча диссертацион совет төзү фикере дә тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә тикшерелә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ