Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда – Тукай көне

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә Тукай көне узды. Кече филология һәм мәдәниятар...

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә Тукай көне узды. 


Кече филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты факультеты студентлары һәм Актаныш сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернат, Саба районы сәләтле балалар өчен аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары онлайн элемтәдә очрашты. Дәрес Тукай көне кысаларында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты үзәгендә үтте.


Татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, тукайчы галим ТаһирГыйлаҗев бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан “Г.Тукай һәм ХХ йөз башы мәдәни яңарышы” дигән темага дәрес алып барды. Әлеге күркәм чарада Г.Тукайның Казандагы әдәби музееннан да вәкилләр катнашты.


Галим укучыларга Г.Тукай тормышыннан күп кенә кызыклы сәхифәләрне бәян итте. Укучылар Г.Тукайның татар сәнгате чишмә башында торган бөек шәхесләр Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Габдулла Кариевлар белән аралашуы турында яңа мәгълүматлар ишеттеләр, шагыйрьнең тормыш юлын, татар сәнгатенә мөнәсәбәтле гыйбарәләрен искә төшерделәр, әдипнең мәдәниятебез үсешенә керткән өлешен бәяләделәр.


Таһир Гыйләҗев ХХ йөз башы татар мәдәни үзәге булган “Шәрыкь клубы” турында рухланып, яратып сөйләде. Иң гаҗәбе – укучылар, дәрестә шигырьләр сөйләп, атаклы “Шәрыкь клубы”нда “булып кайтты”, бер гасыр элек булган атмосфераны, милли рухны тойды. Актаныш гимназиясе һәм Саба мәктәбе укучылары Тукайның күп шигырьләрен яттан сөйләүләре, татар халык җырларын белүләре белән таң калдырды. Кече институт студентлары үзләренең Г.Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыды. Алар дәрестән соң Г.Тукай музеена барды.


Дәрестә Кече институт абитуриентлары да катнашты.


Тукай көнендә Кече институтта икенче уку елына йомгак ясалды. Актаныш һәм Саба мәктәбе укучылары Кече институт белән бергәләп киләсе уку елында да бүгенге кебек эчтәлекле дәресләр тыңларга, киләчәктә Г.Тукай кебек милләт хадиме булырга теләк белдерде.


Казан федераль университеты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ