Логотип Магариф уку
Цитата:

Хаҗга велосипедта барган Татарстан егетләре турында фильм чыкты

Олы сәфәр өчен гадәти булмаган транспорт сайлаган Татарстан егетләре турында фильмны XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәттеләр. Фильм геройлары — хаҗилар Булат Насыйбуллин һәм Марат...

Олы сәфәр өчен гадәти булмаган транспорт сайлаган Татарстан егетләре турында фильмны XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәттеләр. Фильм геройлары — хаҗилар Булат Насыйбуллин һәм Марат Фәйзиев турында язма апрель аенда «Гаилә һәм мәктәп» журналында чыккан иде. 


Укыгыз: Хаҗга— велосипедта 


IMG-20170313-WA0015


Махсус физик әзерлеге булмаган килеш, фәкать изге ният белән генә коралланып, велосипедта Хаҗ сәфәренә кузгалган һәм аннан исән-имин әйләнеп кайткан  Булат Насыйбуллин һәм Марат Фәйзиев турында фильм төшергәннәр. Егетләр сәфәргә Хаҗга өч ай кала чыгып китә.


Беренче авырлык аларны Ульяновскида көтеп тора. Марат велосипед педален әйләндерә алмас хәлгә килә. Табиблар аңа өч ай ятып кына торырга куша. Шулай итеп, алдан килешкәнчә, Булат юлын үзе генә дәвам итә. Тик Волгоградка җиткәндә Марат аны куып җитә! Дустын үзен генә калдырырга теләмәгән, шуңа күрә, скутер сатып алып, сәяхәтен дәвам итәргә булган. Дагыстан, Әзәрбайҗан, Грузия, Төркия… Артта төрле илләр кала бирә, Булат белән Марат сәфәрләрен дәвам итәләр.


Кипрда сынаулар башлана. Башта бер атна дәвамында банк картасыннан акча ала алмыйлар. Акчаны алгач, Каһирәгә очарга туры килә – чөнки паром да, башка юлы да юк.


Акабада егетләргә виза бирәләр, ләкин биш минут көтеп утырып торырга кушалар. Биш минут дигәннәре өч сәгатькә сузыла. Ә өч сәгатьтән таможня хезмәткәрләре килеп, сезне депортациялибез, дигән хәбәр җиткерәләр, сәбәбен дә аңлатып тормыйлар. Изге сәфәргә кузгалган егетләрне төнлә кире Каһирәгә озаталар. Акча да, документлар да шул кешедә бит. Ә бернинди документсыз калган Марат Мисырдагы бер авылда качып ята.


Мәдинәдән Мәккәгә – 500 чакрым. Бу араны ничек булса да велосипедта узарга карар кыла Булат. Мәдинә губернаторына хат язып, аның рөхсәтен алуга да ирешә. Тик юлга чыгасы көнне температурасы 38 градуска кадәр күтәрелә. Барыбер кузгала Булат. Артыннан полиция машиналары озата бара.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ