Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара олимпиадада катнашучыларның ничә балл җыюы үзмаксат түгел, туган телебезгә ихтирам һәм кызыксыну тудыру мөһим - И.Мөхәммәтов

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан...


Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.
Бу хакта  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов тулырак бәян итте. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиаданың Гран-при иясе (2015), Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты I курс студенты Айдар Шәйхин да катнашты.
Искәртеп үтик: олимпиаданы “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты ярдәме белән берлектә оештырыла.
“Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана”, – дип билгеләп үтте Илдар Мөхәммәтов. Аның сүзләренчә, олимпиаданы ачу тананасы бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә уза. Олимпиаданы ябу тантанасы 22 апрельдә көндезге сәгать икедә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары олимпиаданың 2012 елдан  үткәрелүен, анда Россия төбәкләре һәм чит илләрнең 8-11 нче сыйныф укучылар һәм югары уку йорталары студентлары катнашуын искәртте. Бәйге яшьләр арасында елдан-ел популярлык казана, катнашучыларның саны да арта. Әйтик, беренче халыкара олимпиадада РФнең 15 субъектыннан һәм 9 чит илдән - 1,5 меңләп, дүртенчесендә Россиянең 37 төбәгеннән һәм 12 чит илдән 12 меңләп кеше катнаша.
Олимпиаданың беренче туры читтән торып КФУ сайтында интернет-тест формасында, 2015  елның 7-21 декабрендә оештырылды. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше бәйгенең Казанда оештырылачак йомгаклау этабына чакырылды.
Халыкара олимпиада ике этаптан тора: алар татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәү һәм үз тәҗрибәсе, казанышлары белән уртаклашу, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрен тәкъдим итү белән .
Катнашучыларның эшенә КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәя бирәчәк.
Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Аерым алганда, аларга Казан буенча экскурсия оештыру, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр күрсәтү ниятләнә. Моннан тыш, олимпиадага килгәннәрнең “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашуы планлаштырыла.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр – электрон җайланмалар һәм милли төсмерле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Чит илләрдән һәм Россиядән килгән катнашучылар арасында ике Гран-при иясе билгеләнәчәк.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренчә, әлеге халыкара олимпиада татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучылар өчен – бик зур вакыйга. Чара бөтен җир шарында сибелеп яшәүче татар яшьләрен үзара якынайта, берләштерә. Иң мөһиме – олимпиада җиңүчеләре тормышта үзләренең лаеклы урыннарын таба. Шундыйларның берсе – Айдар Шәйхин. Ул – “Гыйлем” проекты авторы. "Бу олимпиада аңа үз юлын табарга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. 2014 елда Гран-при иясе дип табылган япон егете Юто Хисияма да бүген КФУда татар теле буенча белемнәрен арттыра", - дип билгеләп үтте Илдар Мөхәммәтов.
Актанышның сәләтле балалар өчен гимназиясен тәмамлаган Айдар Шәйхин сүзләренчә, халыкара олимпиада аңа Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән килгән яшьтәшләре белән танышу, аралашу мөмкинлеге биргән.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары билгеләп үткәнчә, шуны аңларга кирәк: олимпиадага татар телен төрле дәрәҗәдә белгән укучылар һәм студентлар килә. "Татарстанныкыларның белемнәре көчлерәк булуын исәпкә алып, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килүчеләргә биремнәрнең дә җиңелрәкләрен әзерлибез. Сер түгел: катнашучылар арасында татар телен һәм әдәбиятын шактый югары дәрәҗәдә белеп тә, сәхнәгә чыгып, татар телендә камил итеп җавап бирә алмый торганнары да бар. Бу – табигый күренеш. Татар телен чит ил укучысы яки студенты өйрәнә икән, аның телне камил рәвештә белүенә өмет итәргә кирәкми. Иң мөһиме – татар теленә дөнья күләмендә кызыксыну уяту һәм бәйгенең географиясен киңәйтү. Олимпиадада катнашучыларның ничә балл җыюы үзмаксат түгел, туган телебезгә ихтирам һәм кызыксынуы булдыру мөһим. Һәр катнашучы бәйгедән ниндидер бүләк һәм уңай хис-тойгы белән кайтып китәргә тиеш", - диде Илдар Мөхәммәтов.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ