Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатирәләр, истәлекле матур мизгелләр яңарганда...

Урта буын вәкилләре үзләренең яшьлек елларын искә алып, студент еллары чагылган альбомнарга күз салса, истәлек-фотолар арасында студентларның төзелеш отряды формаларыннан төшкән рәсемнәргә тукталмый к...

Урта буын вәкилләре үзләренең яшьлек елларын искә алып, студент еллары чагылган альбомнарга күз салса, истәлек-фотолар арасында студентларның төзелеш отряды формаларыннан төшкән рәсемнәргә тукталмый калмас. Һәм алар шушы хезмәт семестры турында, аның тәрбияви ягыннан әһәмияте, матди яктан файдасы, дуслык хисләренең чыныгуы турында сәгатьләр буе сөйли алырлар иде...


Студентлар арасында төзелеш отрядларына тупланып җәйге каникул көннәрендә төрле төзелеш, авыл хуҗалыгы, тәрбияви юнәлештәге эшләрдә катнашу, республиканың икътисадына файда китерү чаралары әле дә оештырыла. Һәр елны ун меңгә якын студент студентларның төзелеш отрадларына тупланып, илебездә алып барыла торган иң мөһим объектларны сафка бастыруда үзләреннән зур өлеш кертә. Соңгы елларда, мәсәлән, Универсиада авылын төзүдә алар да бик күп көч куйды. Болардан тыш педагогик, транспорт, сәламәтлек, энергетика, сервис юнәлешләрендә хезмәт куйган студентларның эше дә мактауга лаек. Беренчедән, алар матди яктан үзләрен хезмәт хакы белән тәэмин итә, икенчедән, эшче кулларга ихтыяҗ зур булган өлкәләргә файда китерә, өченчедән, колективта хезмәт тәрбиясе ала...


Чыганак: «Татар-информ» МА Чыганак: «Татар-информ» МА

Студентларның хезмәт отрядлары башлангычы узган гасырның 60 нчы елларына барып тоташа. 2018 елда әлеге матур традициянең оешеп китүенә 55 ел тулачак. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хезмәткәрләре җитәкчелегендә шушы тантанага әзерлек эшләре башланды инде. Яшьләрнең төзелеш отрядларына берләшеп хезмәт куюын бәяләү, мәңгеләштерү өчен Казанның “Яшләр үзәге” мәйданында Һәйкәл-стелла кую планлаштырыла. Аның проектын эшләү өчен конкурс та игълан ителгән, һәм шактый гына зур сумма акча бүлеп бирү каралган. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агетлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә тәфсилләп сөйләнелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ