Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәләл»нең хәлле чагы

Журналистлар өчен RUSSIAHALALEXPO дип исемләнгән хәләл индустрия күргәзмәсен оештыру һәм уздыру буенча матбугат конференциясе үткәрелде. Күргәзмә башкалабыз Казанда 10-12 май көннәрендә «Россия – Исла...

Журналистлар өчен RUSSIAHALALEXPO дип исемләнгән хәләл индустрия күргәзмәсен оештыру һәм уздыру буенча матбугат конференциясе үткәрелде. Күргәзмә башкалабыз Казанда 10-12 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» исемле X Халыкара икътисад саммиты кысаларында узачак. Конференциядә күргәзмәне оештыручылар ягыннан ТР Диния Нәзарәтенең «Хәләл» стандарты  Комитеты рәисе Марат Низамов һәм ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.


Күргәзмә оештыруның төп максаты – хәләл ризык җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең брендлар үсешен тәэмин итү, Россия җитештерүчеләренең экспорт мөмкинлекләрен үстерү, Россия икътисадында сыйфатлы товар өлешен арттыру, хәләл секторына капитал җәлеп итү, импортны алмаштыру программасын тормышка ашырудан гыйбарәт. Шуңа күрә дә күргәзмәнең төп темасы «Хәләл – яшәү рәвеше» дип атала.


Чара «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә узачак. Бәйрәм вакытында кунаклар һәм казанлылар игътибарына «Хәләл» стандартындагы тәмле-тәмле ризыклар тәкъдим итәсе, белгечләр катнашында түгәрәк өстәлләр оештырасы һәм осталар бәйгеләре үткәрәсе бар. Килегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ