Логотип Магариф уку
Цитата:

1 февральгә кадәр укучылар БДИда тапшырасы фәннәрен төгәл ачыкларга тиеш

Кышны уздырып, язга якынлаша барган саен һәр чыгарылыш сыйныф баласын, мөгаллимнәрне һәм ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе белән бәйле сораулар өермәсе биләп ала. Б...

Кышны уздырып, язга якынлаша барган саен һәр чыгарылыш сыйныф баласын, мөгаллимнәрне һәм ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе белән бәйле сораулар өермәсе биләп ала. Бу мәсьәләдә алдагы бер атна аеруча хәлиткеч санала.


Чыгарылыш сыйныф укучыларының киләчәк язмышын хәл итүдә иң хәлиткеч, җитмеш кат уйлап, бер кат кисә торган санаулы көннәр бу! Ник дисәгез, чыгарылыш сыйныф укучыларының һәркайсы нәкъ менә 1 февральгә кадәр быел нинди фәннәрдән имтихан тапшырырга җыенуын әйтеп, гариза биреп өлгерергә тиеш. Гаризаларында имтиханны кайсы предметлардан тапшырачаклары төгәл күрсәтелүе мөһим. Быел да рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру һәр чыгарылыш укучысы өчен дә мәҗбүри. Аларны уңышлы тапшыру балага гомуми урта белем турында  аттестат алуга нигез булып торачак. Ә укуын югары уку йортында дәвам иттерергә җыенганнар исә калган предметлар арасыннан үзенә тиешлесен сайлап алырга тиеш.  Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен 14 фәннән тапшырырга була. Бернинди чикләү юк. (Шунысын да искәртик: узган елгы чыгарылышта хәтта 12 фәннән БДИ тапшыручы бала булган.) Мәгълүм булганча, быел республикабызда 14,5 мең бала – бердәм дәүләт, ә 34,5 меңе төп дәүләт имтиханнарын тапшырырга тиеш. Республикабызда имтиханнар кабул итү буенча 86 пункт оештырылачак.


Ә 1 февральдән соң исә БДИ тапшыруга гаризалар республика дәүләт имтиханнар кабул итү комиссиясе карары нигезендә  гариза бирүченең игътибарга алырлык сәбәпләре (авырган яки документлар белән дәлилләнгән башка очракларда) булганда гына имтиханга кадәр кимендә ике атна алдан кабул ителә ала.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ