Логотип Магариф уку
Цитата:

Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә ярдәм күләмен арттырган

Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 млрд сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы карар бүген Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза “Известия”.“Әлеге...

Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 млрд сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы карар бүген Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза “Известия”.


“Әлеге акчаларны алуга хокуклы гаиләләр саны һәм федерация субъектларында балалар өчен яшәү минимумы артуга бәйле рәвештә, имзаланган карар белән әлеге максатка бүленгән бюджет акчалары 1,6 млрд сумга (17,3 млрд сумга кадәр) җиткән”, - диелгән документка белешмәдә.


Аныклап кителгәнчә, әлеге карар 22 сентябрь көнне узган Министрлар Кабинеты утырышында хупланган.


Алданрак Премьер-министр Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге акчаны алуга хокуклы гаиләләр саны артуга бәйле рәвештә, ярдәм күләмен арттыру зарурлыгын белдергән иде. Моннан тыш, балалар өчен яшәү минимумы күләме дә үскән.


clipboard17


Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ