Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәк мәктәптән башлана

Базар икътисады хөкем сөргән, һәр өлкәгә катлаулы инновацион технологияләр үтеп кергән заман мәктәп алдына да өстәмә бурычлар куя: тирән, төпле белем бирү белән беррәттән, тәвәккәл, иҗади карашлы, үсе...

Базар икътисады хөкем сөргән, һәр өлкәгә катлаулы инновацион технологияләр үтеп кергән заман мәктәп алдына да өстәмә бурычлар куя: тирән, төпле белем бирү белән беррәттән, тәвәккәл, иҗади карашлы, үсешкә һәм камилләшүгә сәләтле шәхес тәрбияләү. Үз фикерен исбатлый, яклый алырдай коммуникатив һәвәс, килеп чыккан җитди мәсьәләләрне югалып калмый хәл итәрдәй осталык, көтмәгәндә туган каршылыкларга бирешмәслек ныклы ихтыяр – яңа заман таләбе. Бу сәләтләрне теоретик белем бирү аша гына сеңдерү мөмкин түгел, чөнки эшнең авырлыгы, каршылыгы аны башкарганда ачыклана һәм урында хәл итүне сорый. Мәктәп – ул тотрыклы, укучыларга тормышта кирәкле саналган белем, күнекмә бирүче иң мөһим оешма. Вакыт, җәмгыять үзгәргән саен, ул да үзгәрә, ләкин асылын югалтмый. Бүген мәктәп югарыда куелган максатларга ирешү өчен комплекслы эш алып бара.


1998 елда безнең уку йорты “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле мәктәп” статусын алды. Уку-укыту эшчәнлеге V-VIII классларда математика, табигать фәннәре буенча профильле, IX класс – профиль алды, X-XI класслар физика-математика, химия-биология класслары булып оешты.


Мәктәптә заманча шартларда белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 2008 елда “Мәгариф” милли проекты, 2011 елда мәктәпнең “компетенция үзәге”нә әверелүе, 2013 елда “Дәрестән тыш мәктәп” республика проекты кысаларында Грантлар оту, кабинетларны заманча җиһазлар белән баетуга мөмкинлек тудырды.


Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә җавап итеп, мәктәп һәрвакыт белем бирү ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яңа алымнар эзләүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән. Күпләрнең хезмәте дәүләтебез тарафыннан бәһалау алган. Тәҗрибәле һәм оста белгечләр дәресләрдә яңа технологияләр куллануга, укучыларның танып-белүен активлаштыручы алымнар файдалануга, хезмәттәшлек һәм үзара аңлашып эшләү, инициатива күрсәтү һәм иҗатка булышлык итүче шартлар тудыруга аеруча игътибар бирә. “Безнең иң яхшы укытучы” республика конкурсында 2011 елда – 9, 2012 елда – 14, 2013 елда – 6 укытучы Грант ияләре булды. «Ел укытучысы», «Ел класс җитәкчесе», «Иң яхшы мәктәп китапханә-медиатекасы» исемен йөртүче мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсе мактауга лаек.


Яшь белгечләрнең мәктәпкә эшкә кайтулары да уңай күренеш. Алар арасында республика күләмендә үткәрелгән “Безнең яңа укытучы” бәйгесе җиңүчеләре дә бар.


Мәктәп төрле югары уку йортлары һәм мәгариф учаклары белән тыгыз элемтәдә тора. Мондый бәйләнеш уку-укыту эшчәнлегендә мөһим роль уйный. 2006 елдан мәктәптә КНИТУ әзерлек курслары нәтиҗәле эшләп килә. 2013 елдан КГЭУ белән хезмәттәшлек төзелде. Ике яклы килешү нигезендә мәктәпнең X А классы базасында университет классы ачылды, 2 елга исәпләнелгән “Start up energy” түгәрәге оештырылды. Каникул вакытларында университет педагоглары чыгарылыш класс укучылары белән БДИга әзерлек максатыннан практик дәресләр уздыралар.


Белем бирүнең төп эчтәлеген фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар тәшкил итә. 2012 / 2013 уку елында республика олимпиадаларында – 3, агымдагы елда – 8 призлы урын – укытучының профессиональ әзерлек нигезе, дип саныйм. Чөнки сәләтле балаларны интеллектуаль яктан үстерү, практик күнекмәләр булдыру – уку процессын оештыруның төп шарты.


Мәктәпкә бәя БДИ нәтиҗәләре буенча бирелә. Узган уку елында 65 укучыбыз БДИ тапшырды. Математика һәм рус теле фәннәреннән тыш, укучыларның сайлавы буенча 8 фәннән БДИ тапшырылды. Математика, рус теле, инглиз теле, химия, биология, рус әдәбияты, физика фәннәренең күрсәткечләре республика күрсәткечләреннән югарырак булды. 80нән югары, хәтта 100 балл җыйган укучыларыбызның шактый булуы – куанычлы хәл.


Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – дәүләтнең мәктәпләр алдына куйган мөһим бурычы. Тәрбия – яшь буынның үсеш мөмкинлеген киңәйтүче һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче әхлакый һәм мәдәни йогынты ясау чарасы. Мәктәптә яшь буынны тәрбияләү турында федераль һәм республика программалары комплекслы гамәлгә ашарыла. Бездә 28 сыйныф җитәкчесе эшли. Барысы да югары белемле һәм тәҗрибәле.


“Здоровье моей школы” ведомствоара фәнни-гамәли проект кысаларында “Мәктәпнең экологик мониторингы” планы төзелде һәм мәктәп әлеге проектта катнашучылар исемлегенә кертелде. Мәктәпкә үзебез яшәгән районның экологик торышына күзәтү алып бару өчен махсус җайланма кайтарылды, аерым программа нигезендә эш оештырылды. Балалар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән икенче ел инде эзләнүле эшчәнлек алып баралар.


Коллектив яшь спортчыларның сәләтен үстерү буенча да зур эш алып бара. Мәктәптә хоккей класслары ачылды. Җиңел атлетика, чаңгы, волейбол, баскетбол кебек төрләрдә, туристик юнәлештәге уңышларыбыз белән хаклы горурланабыз.


 Коллектив укыту-тәрбия эшен балаларның сәләтен ачыклауга һәм үстерүгә йөз тотып алып бара. Укытучы иҗади эшли икән, аның укучылары тирән белемгә ия. Тирән белемле, сәләтле укучылар – мәктәп горурлыгы, уңышның нигезе. Киләчәк мәктәптән башлана. Тамыры тирән агач кына нык тора, дип халык хак әйтә. Бар яклап та тамырлар тирән булсын!


Илшат Рафит улы ВАХИТОВ,


Актаныштагы 2 нче урта мәктәп директоры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ