Логотип Магариф уку
Цитата:

Кире кайткан акчалар

Сабыйны балалар бакчасына йөртү шактый кыйммәткә төшә бүген. Гаиләдә кече яшьтәге ике-өч бала булса, кесә тагын да тизрәк юкара. Тик балалар бакчасы өчен түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару җае да...

Сабыйны балалар бакчасына йөртү шактый кыйммәткә төшә бүген. Гаиләдә кече яшьтәге ике-өч бала булса, кесә тагын да тизрәк юкара. Тик балалар бакчасы өчен түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару җае да бар. Бу компенсация кемнәргә каралган? Аны ничек алырга?


 

Вәлиевләр эзеннән


Казанда яшәүче Вәлиевләр ике кыз үстерә. Өлкән бала Ләйсәнгә – биш, кечкенәсе Ләйләгә өч яшь. Икесе дә балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгы Фаяз әфәнде ай саен алты мең сум чамасы хезмәт хакын бакча өчен түләүгә тота. “Карточкама акча килгәч тә, беренче эш итеп, барлык түләүләрне күчереп куям, – ди ул. – Бакча өчен түләгән акчамның бер өлешен шул ук карточкама кире кайтаралар. Гаилә керемебез кеше башына 15 мең сумнан артмый. Шуңа күрә без өстәмә компенсация дә алабыз”.


Моның өчен Вәлиевләр ниләр эшләгән соң?


Беренче эш – теркәлү


Сабый балалар бакчасына йөри башлагач та, түләүнең бер өлешен кайтаруны сорап, социаль яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны ике юл белән эшләп була. Беренчесе – барлык тиешле документларны җыеп, үзәккә үзең бару. Җайлырак һәм заманчарак икенче юлы да бар. Бүген документларны интернет аша гына да юлларга мөмкин. Иң элек Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында теркәлү сорала. Моның бер авырлыгы да юк: теркәлү узганда кирәкле мәгълүматны гына тутырасың. Сүз уңаеннан, портал аша балалар бакчасы өчен түләп тә була. Система, сабыйның бакчага ничә көн йөрүеннән чыгып, туклану өчен күпме түлисе икәнен аерым исәпләп чыгара. Кыскасы, нәрсә өчен күпме акча тотуыгызны белеп торачаксыз. Квитанцияләр электрон почтага килә. Аларны порталдагы шәхси битегездән дә карарга мөмкин.


Икенче эш – гариза язу


Компенсация алырга документлар тапшыру өчен исә порталда теркәлү генә җитми. “Шәхси кабинет”ка Идентификация һәм аутентификация бердәм системасы аша керергә кирәк. Беренче карашка бик катлаулы тоелган бу системада теркәлүнең дә кыенлыгы юк. Күпләрне кире борылырга мәҗбүр иткән бер генә нәрсә бар. Тиешле мәгълүматны тутырганнан соң, система шәхесне раслауны таләп итә. Моның берничә юлын сайларга мөмкин. Раслау кодын почта аша соратып алырга яки электрон имзаны файдаланырга була. Вәлиевләр исә өченче юлны сайлаган. Фаяз әфәнде шәхесен сайтта язылган почта бүлекчәсенә барып раслатып кайткан. Бу хезмәт барлык почта бүлекчәләрендә дә күрсәтелми. Шәхесне раслату өчен кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын сайттан карарга кирәк. “Порталда теркәлүдән алып документлар тапшырганчыга кадәр 1 сәгать вакыт үтте, – ди Фаяз Вәлиев. – Система сораган барлык документларны җибәргәннән соң, миңа гаризамның кабул ителүе турында хат килде. Тагын 10 көннән гаризам буенча уңай җавап алдым”.


Өченче эш – көтү


Уңай җавап килгән икән, сез күрсәткән исәп-хисап счетына акча күчүен көтәсе генә кала. Шул арада үзегезгә тиешле компенсация күләмен исәпләп чыгара аласыз. Моны Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталындагы “Балалар бакчалары” битендә эшләргә була. Система аны түбәндәге формула буенча исәпли: К=Т×П. Ягъни күпме акчагыз кире кайтасын белергә теләсәгез, балалар бакчасы өчен әти-әниләр түли торган уртача бәяне тиешле процентка тапкырларга кирәк. Уртача бәя дәүләт тарафыннан билгеләнгән. 10,5 сәгать эшләүче, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләнүче төркем өчен быел ул 1397 сумны тәшкил итә. Ә менә процент дигәндә гаиләдәге бакчага йөрүче балалар саны исәпкә алына. Балалар бакчасына беренче сабыегызны озаткансыз икән, компенсация 20 процент күләмендә булачак. Икенче балага – 50, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70 процент ташлама каралган. Әйтик, шушы формула белән исәпләгәндә, Вәлиевләр беренче балалары өчен – 279 сум 40 тиен, икенче кызларына 698 сум 50 тиен компенсация ала.


Тик бу гаиләнең кереме кеше башына 15 мең сумнан артмый. Димәк, Вәлиевләргә өстәмә компенсация дә каралган. Закон буенча, алар беренче балаларының бакчага йөрүе өчен билгеләнгән түләүнең 70 процентыннан артык акча сарыф итмәскә тиеш. Ә икенче балага ул, гомумән, 43 кенә процент тәшкил итә. Вәлиевләр олы кызларының бакчага йөрүе өчен август аенда 3200 сум түләгән булса, 680 сум 60 тиен компенсация алачак (ӨК=3200×(100%-70%)-279,40=680,60 сум). Икенче кызлары Ләйләгә бу сумма 1125 сум 50 тиенне тәшкил итәчәк.


Тиешле ташламаны исәпләп чыгару өчен, түбәндәге таблица ярдәмгә киләчәк:




































Бер гаилә әгъзасына туры килүче керем күләме (бер айга)


Балалар бакчасына түләү чыгымнарының максималь күләме, %


1нче балага


2нче балага


3нче балага


10000 сумга кадәр


60


38


23


10001 сумнан 15000 сумга кадәр


70


43


36


15001 сумнан 20000 сумга кадәр


80


53


53


20000 сумнан артыграк


өстәмә компенсация түләнми


Өстәмә компенсация, гариза тапшырган айдан башлап, алты ай дәвамында түләнә. Шуннан соң документларны яңадан җыярга кирәк. Ә менә бакча өчен түләүнең бер өлешен кайтарырга дип гариза тапшыргансыз икән, ул балагыз бакчадан чыгып киткәнче гамәлдә булачак. Бары тик башка белем бирү йортына күчкән, өлкәнрәк балаларыгыз уку йортын тәмамлаган яки гаиләдә шуңа охшаш бүтән яңалыклар булган очракта гына республиканың матди ярдәм күрсәтү үзәгенә 30 көн эчендә хәбәр итү сорала.


“Компенсация артыннан йөрү бик катлаулы һәм озак эш дип уйлый идем. Юк икән. Өйдән чыкмыйча гына да түләүләрнең бер өлешен кайтарып булуына үзем инандым хәзер”, – ди Фаяз Вәлиев. Бу гаилә үрнәген, бәлки, сез дә файдаланырсыз?!                  


Компенсация алу өчен кирәкле документлар:



  • компенсация билгеләүгә гариза;

  • баланың (балаларның) туу турында таныклыгы;

  • әти-әниләр хокукларыннан мәхрүм ителгән очракта, суд карары;

  • баланың белем бирү оешмасына урнаштырылуы турында килешү күчермәсе (балалар бакчасы белән килешүне 2015 елның 30 сентябренә кадәр төзегәннәр өчен);

  • балалар бакчасы өчен түләү квитанциясе күчермәсе (балалар бакчасы белән килешүне 2015 елның 30 сентябренә кадәр төзегәннәр өчен);

  • гаиләдә 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге балалар теге яки бу уку йортының көндезге бүлегендә белем алган очракта, шул уку йортыннан белешмә;

  • балалар бакчасы белән килешү төзегән кешенең акча күчерү өчен исәп-хисап счеты (компенсацияне банк аша алган очракта).


Өстәмә компенсация алу өчен кирәкле документлар (алда әйтелгәннәргә өстәп):



  • өстәмә компенсация билгеләүгә гариза;

  • һәр гаилә әгъзасының соңгы өч айдагы кереме турында документ;

  • шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү турында барлык гаилә әгъзаларыннан гариза.


Рамилә УВАЕВА



Язма Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән әзерләнде.
Фотосурәтнең чыганагы: penzavzglyad.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ