Көн дәвамында Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көн дәвамында республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Clipboard11

Синоптиклар бүген аерым районнарда яшен булу һәм боз яву ихтималы турында да кисәтә. Көндез җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитеп көчәюе мөмкин.

Татарстанда көндез максималь һава температурасы – +21..+26, Казанда +22..+24 градус булачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.