Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан бәйрәме - 24 сентябрьдә

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казы...


Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Җыелышта сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды.


Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.  Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри  санала.


Шулай ук  бәйрәм намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы, кояш чыкканнан соң,  ярты сәгать узгач укыла.


24 сентябрьдә  Казанда кояш иртәнге сәгать 5 тулып 31 минутта чыга, бәйрәм намазы иртәнге сәгать алтыда (06.00)  башлана.


Корбан   чалу бәйрәм   намазыннан   соң   махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбанлык   ите   өч   өлешкә   -   корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.


ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрләре буенча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ