Логотип Магариф уку
Цитата:

КӨТЕЛГӘН ЯҢАЛЫК! 2016 елда "Мәгариф. Татар теле" - басма вариантта да!

Укучыларыбызның күпсанлы сораулары буенча, «Мәгариф. Татар теле» электрон журналы 2016 елда басма варианта да – «Мәгариф» журналына кушымта буларак нәшер ителәчәк.«Мәгариф. Татар теле» һәр квартал сае...

Укучыларыбызның күпсанлы сораулары буенча, «Мәгариф. Татар теле» электрон журналы 2016 елда басма варианта да – «Мәгариф» журналына кушымта буларак нәшер ителәчәк.


«Мәгариф. Татар теле» һәр квартал саен 48 битле аерым журнал булып дөнья күрәчәк. Аңа бары тик «Мәгариф» журналы белән генә язылырга мөмкин. Махсус индекслар буенча язылган абунәчеләрнең почта әрҗәләренә «Мәгариф» журналы белән бергә һәр өч айда «Мәгариф. Татар теле» журналы да салыначак. Бу кушымта «Мәгариф» + «Мәгариф. Татар теле» (ярты елга язылу бәясе – 648 сум, почта каталогында индекс – 25517) һәм «Мәгариф» + «Мәгариф. Татар теле» + «Гаилә һәм мәктәп» (990 сум, почта каталогында индекс – 54190 ) комплектлары составында булачак. Татар теле укытучылары 2016 елның беренче яртысына язылу квитанцияләрендә шушы ике индексның берсен теркәргә тиеш.  Өстәмә мәгълүматны «Мәгариф» журналы редакциясендә (тел. (843) 222-06-09, e-mail:magarif@bk.ru) һәм сайтыбызда алырга була (www.magarif-uku.ru).


тышлык май 2015 обр


«Мәгариф. Татар теле» методик журналы татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, методик, практик һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, хәзерге татар теле белеменә бәйле катлаулы очраклар турында укытучыларга мәгълүмат бирә. «Мәгариф. Татар теле» нәкъ менә гамәли-методик мәсьәләләр яктыртуы, татар теле дәресләренә әзерләнүдә, татар теле укытучыларына педагогик эшчәнлекне оештыруда практик ярдәм күрсәтүе, татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган беренче профессиональ басма булуы белән үзенчәлекле.


2016 елның 1 нче яртысына «54190» индексы белән язылучыларны махсус бүләкләр көтә!



Әлегә, ягъни "Мәгариф. Татар теле" электрон журналының 2015 елгы  саннарына электрон форматта гына язылырга мөмкин. Электрон форматта язылу киләсе елда да дәвам итәчәк, ягъни ике версия - электрон һәм басма версияләре дә берьюлы чыгачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ