Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара районы прокуратурасы мәктәп директорын җаваплылыкка тарткан

Кукмара районы прокуратурасы балигъ булмаган балаларның хезмәт хокуклары үтәлешен тикшергән. Тикшерү Кукмараның 4 нче урта урта мәктәбендә уздырылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының рәсми сайтынд...

Кукмара районы прокуратурасы балигъ булмаган балаларның хезмәт хокуклары үтәлешен тикшергән. Тикшерү Кукмараның 4 нче урта урта мәктәбендә уздырылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.


Россия Федерациясе Хезмәт кодексын бозып, мәктәп территориясендәге үләнне чабуга 12 яшьлек укучы җәлеп ителгән. Ә печәнне ул бензочалгы белән чапкан. Ләкин инструкция буенча, 18 яше тулмаган затлар бу коралны кулланырга тиеш түгел.


Моннан тыш, язын белем бирү учреждениесе хакимияте тарафыннан ашыгыч эшләргә балигъ булмаган 30 үсмер җәлеп ителгән. Хезмәт канунын бозып, хезмәт килешүләрендә эш һәм түләү шартлары, шулай ук эш режимы турында мәгълүмат кертелмәгән. Укучылар, шулай ук, эшкә кабул итү һәм хезмәт килешүе вакыты чыканнан соң эштән чыгару турында приказлар белән таныш булмаган.


Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура Кукмараның 4 нче урта мәктәбе директорына карата административ хокук бозулар турында берничә эш кузгаткан. Бу эшләр Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсенең 4 нче бүлеге (хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган хезмәт канунын һәм башка норматив хокукый актларны бозу) һәм 5.27 маддәсенең 3 нче бүлеге (Россия федераль кануннарында һәм башка норматив хокукый актлардагы хезмәтне саклауның дәүләт норматив таләпләрен бозу) буенча ачылган.


Мәктәп директоры 25 мең сум күләмендә штрафка тартылган.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ