Логотип Магариф уку
Цитата:

Күренекле татар педагогы Васил ага Гайфуллин 23 мартта үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтә

Мөгаллим, җитәкче һәм галим. Башлангыч сыйныф, җидееллык һәм урта мәктәп укытучысы, уку-укыту бүлеге мөдире, 27 яшендә мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге мөдире, Казан дәүләт педагогия институтынд...


Мөгаллим, җитәкче һәм галим. Башлангыч сыйныф, җидееллык һәм урта мәктәп укытучысы, уку-укыту бүлеге мөдире, 27 яшендә мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге мөдире, Казан дәүләт педагогия институтында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, декан, физика факультеты деканы, мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү факультетын оештыручы, республикабызның суверенлык юлында тәүге адымнарын ясаган тарихи чорда җиде ел буена Татарстан мәгариф министры, Татар дәүләт гуманитар институты ректоры.


 

Классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов язганча, «түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән», тулаем 60 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган олпат зат. Педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, халык мәгарифе отличнигы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты. Сүзебез, әлбәттә, күренекле татар педагогы Васил Габдулла улы Гайфуллин турында. Ул бүген  үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтә.


"Мәгариф" журналының барча укучылары исеменнән аны бу олуг юбилее белән кайнар котлыйбыз, аңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, озын гомер телибез!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ