Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырым укучылары 2018 елдан БДИ һәм гадәти имтихан арасыннан сайлый алмаячак

Кырымның чыгарылыш сыйныф укучылары 2018 елдан гадәти режимда БДИ тапшырачак. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ һәм традицион имтихан арасында сайлау хокукын озайт...

Кырымның чыгарылыш сыйныф укучылары 2018 елдан гадәти режимда БДИ тапшырачак. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.


 
Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ һәм традицион имтихан арасында сайлау хокукын озайтмаячак. Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.
"Крымлылар өчен сайлау хокукы 2018 елга кадәр калдырырылды. Әлеге мөмкинлекләр 2016 елның июлендә федераль закон белән беркетелгән. Шул рәвешле алар 2018 елга кадәр имтиханны традицион формада яки БДИ итеп бирергәме икәнен сайлый. 2018 елдан гадәти режимда имтихан тотачаклар, бездәге мәгълүмат буенча, бөтен мәктәпләр дә моңа әзер", — диде Васильева.
2009 елдан БДИ Россиядә чыгарылыш имтиханы да, югары уку йортына керү сынавы да булып тора. Ул 14 гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә. Кырым мәгариф системасы Россиянеке белән берләшүе нәтиҗәсендә, БДИ Кырым һәм Севастопольдә 2016 елдан кертелергә тиеш иде. 2014 һәм 2015 елларда Кырым мәктәпләрен тәмамлаучылар үз теләге буенча БДИ тапшырган. 2016 елда да мондый система сакланып калды.
Кабул ителгән закон нигезендә, Кырымның 2017 яки 2018 еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, аттестат алган елда, югары уку йортына БДИ нәтиҗәсе буенча яки уку йорты мөстәкыль рәвештә уздырган сынау буенча укырга керә ала.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ