Лейкозны дәвалап була!
– Бала аз гына чирләп китсә дә, ата-ананың коты алына. Ә менә лейкоз диагнозы куелса, гаилә өчен бу чын мәгънәсендә фаҗигагә әйләнә. Ләкин медицина алга китте, авыруларның 90-95 проценты лейкоздан тер...
– Бала аз гына чирләп китсә дә, ата-ананың коты алына. Ә менә лейкоз диагнозы куелса, гаилә өчен бу чын мәгънәсендә фаҗигагә әйләнә. Ләкин медицина алга китте, авыруларның 90-95 проценты лейкоздан терелә, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең югары категорияле табиб-гематологы Илсөя Осипова.
– Еш кына авырулар, бигрәк тә үсмерләр химиотерапия белән дәваланасылары килми. Чәч, каш, керфекләр коелудан куркалар. Ләкин яман шеш авыруларының, шул исәптән лейкоздан да дәвалау ысулы бер генә – химиотерапия. Ә чәчләр алар үсә, анысы өчен хафаланырга кирәкми. Үсмерләргә, ата-аналарга да шулай дип аңлатабыз. Бу очракта без, табиблар, икенче нәрсә өчен борчылабыз – химия йөрәк, бөер, бавырлар эшчәнлегенә зур зарар салырга мөмкин. Шуңа да андый вакытта малай-кызлар берничә юнәлештә дәвалау курсы уза, күп төрле препаратлар куллана.
Лейкозны дәвалау курсы якынча 8-10 ай. Авырулар шушы чорны Республика балалар клиник хастаханәсендә үткәрә. Аннан ел ярым өйдә тагын дару эчәргә – химиотерапия курсын дәвам итәргә тиеш. Әгәр организм дәваны кабул итсә, башка чирләр килеп чыкмаса, малай-кызлар тиз савыга. Һәрхәлдә, авыруларның 90-95 процентка кадәрлесе (көчле миелобластлы лейкоз булмаганда) өенә аякка басып кайтып китә. Ул балалар моннан киткәч тә үзләре яшәгән җирлектә табиб-гематологта атна саен күренеп, кан анализы тапшырып торалар. Безнең янга исә айга бер килеп-китеп йөриләр. Бу баштагы мәлдә генә шулай. Анализлар әйбәт булса, балалар табиблар янына ярты елга бер генә бара башлый. Дәваланганнан соң биш ел эчендә лейкоз яңадан күзәтелмәсә, инде чир җиңелде, дип әйтергә мөмкин.
Дәвамын "Гаилә һәм мәктәп" журналында укый аласыз.
Комментарийлар