Логотип Магариф уку
Цитата:

Май аенда Гүзәл Яхинаның яңа китабы чыгар дип көтелә

“Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхинаның яңа романы быел май аенда дөнья күрер дип ниятләнә. Бу хакта язучы “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында белдергән. Бу хакта «Татар-инфо...

“Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхинаның яңа романы быел май аенда дөнья күрер дип ниятләнә. Бу хакта язучы “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында белдергән. Бу хакта «Татар-информ» яза.


Быел “Тоталь диктант”та Гүзәл Яхинаның “Дети мои” дип исемләнгән яңа романыннан өзек укылачак. Интервьюда язучы әлеге әсәрнең Иделдә немец колониясендә яшәүче укытучының бер көне турында булуын әйтә. Яхина романның быел майда дөнья күрәчәген әйткән. “Минем тарихи, шул ук вакытта тарихи да булмаган роман язасым килде. Бер яктан, 1918-1941 елларда Иделдә немец автономиясе тормышын тасвирларга, икенче яктан, шушы фонда гомумкешелек тарихын сөйләргә теләдем”, - ди язучы.


Романның төп темасы – курку һәм аны җиңү. Әсәрнең төп каһарманы – немец теле укытучысы Якоб Бах. Немец мәдәнияте рухында үскән укытучы коллективизация, пионерия оешуы кебек күренешләрне күзәтә.


“Минем беренче романыма тәнкыйди материаллар язучы тәнкыйтьчеләргә рәхмәтлемен. Алар миңа икенче китабымны язарга булышты. Кайбер кисәтүләрне икенче романны язганда исәптә тоттым. Мин тәнкыйтькә тыныч карыйм”, - дигән Гүзәл Яхина.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ