Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта «Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле» фәнни-гамәли конференциясе узды (ФОТО)

«Мәгариф» журналы республикабызның төрле төбәкләрендәге мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлегенең төрле аспектларына багышланган фәнни-гамәли конференцияләрне әледән-әле үткәреп килә. Арча районының Түбән...

«Мәгариф» журналы республикабызның төрле төбәкләрендәге мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлегенең төрле аспектларына багышланган фәнни-гамәли конференцияләрне әледән-әле үткәреп килә. Арча районының Түбән Мәтәскә һәм Яңа Кенәр, Аксубай районының Иске Ибрай, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек, Әтнә районының Олы Мәңгәр һәм Күәм, Менделеев районының Песәй, Лениногорск районының Керкәле, Әлмәт районының Елховой мәктәпләрендә, Алабугадагы 1 нче татар һәм Казандагы 12 нче татар кызлар гимназияләрендә уздырылганнары оешканлыгы, укучыларның иҗади активлыгы белән аеруча аерылып торды. Мондый конференцияләрне үткәргәндә без, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Мәгарифне үстерү институты галимнәре, Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белгечләре ярдәмен һәрдаим тоеп торабыз. Кайчан гына мөрәҗәгать итмик, алар, вакытлары ничек кенә тыгыз булмасын, һәрчак без оештырган конференцияләр эшендә катнашып, үтемле сүзләре, файдалы киңәшләре белән укытучылар, фәнни эзләнүләр юлында тәүге адымнарын ясарга җөрьәт иткән укучылар күңелендә иҗат очкыны кабызалар. Рәхмәт аларга.


1


1 декабрь көнне Мамадыш районының Усали урта мәктәбендә булып узган «Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле» дигән фәнни-гамәли конференция дә чын мәгънәсендә яшь тарихчыларның иҗади мәйданын, фән бәйрәмен хәтерләтте. Әлеге конференциянең I турына Мамадыш районының төрле мәктәпләрендәге укучылардан илледән артык эш алынган. Жюри шулар арасыннан иң яхшы дип табылган 32 эшне II турга – әлеге конференциядә чыгыш ясарга лаек дип тапты. Яшь тарихчылар үзләренең фәнни эшләре белән «Авылым тарихында Болгар, Казан ханлыгы эзләре», «Авылымның күренекле кешеләре», «Безнең авылның уйлап табучылары», «Авылымда мәгариф тарихы» дигән секцияләрдә имтихан тотты. Аларның чыгышына тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин, эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте советы рәисе Ленар Гайсин, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь Ринат Нуруллин, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова кебек мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Алар күпчелек докладларның нык эзләнеп язылуын, укучыларның туган яклары тарихын өйрәнүгә кызыксынулары көчле булуын ассызыкладылар.


2


I – III урыннарны алучыларга – Дипломнар, калган чыгыш ясаучыларга сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Укучылар секцияләрдә эшләгән арада аларның фәнни җитәкчеләре өчен «Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген оештыруда туган як тарихыннан файдалануның актуаль проблемалары» дигән темага «Түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда Тәкәнеш урта мәктәбенең «Яшь гвардия» музее җитәкчесе Римма Нигъмәтуллина, Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин, Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы, «Туган илемнең патриоты мин» проекты авторы Лидия Константинова, Шәдче урта мәктәбенең «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе Эльмира Әхәтова, Усали урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре урынбасары Гүзәл Вәлиева үзләре туплаган эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


3


Әлеге конференцияне уздыруда Усали урта мәктәбе коллективының (директоры Дания Газизова), Мамадыш районының Балалар һәм яшүсмерләр йорты (директоры Артур Ефимов) методистларының ярдәме аеруча зур булды. Без аларга бик тә рәхмәтле. Конференциядә катнашучылар мондый мәртәбәле чараның алдынгы тәҗрибә алмашу мәктәбе, балаларның иҗади сәләтен ачыклауда һәм үстерүдә бик тә файдалы педагогик остаханә булуын әйттеләр һәм аны Мамадыш төбәгендә елда да уздыру традициягә керсен һәм ул төбәкара конференция статусы дәрәҗәсенә күтәрелсен иде дигән теләк белдерделәр.


Таһир САБИРҖАНОВ,
«Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин, Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы, "Туган як тарихы" түгәрәге җитәкчесе, конференция эшендә катнашучы буларак, Казаннан килгән мәртәбәле кунакларга үз рәхмәтемне җиткерәм. Татарстан тарихы дәреслекләре авторы Фаяз Хуҗин, галимнәр Тәэминә Биктимерова, Ринат Нуруллиннар укучыларга узләренең төпле киңәшләрен бирде. Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин гыйбрәтле язмышлар турындагы чыгышы зур тәрбияви әһәмияткә ия булса, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте советы рәисе Ленар Гайсин малайларыбызда техник иҗат белән кызыксынырга чакырды. Усали урта мәктәбен тәмамлаган Раиф Зиннатуллин үзен укыткан укытучыларны, мәктәпне, тирән белемле булуны зурлады. Конференция турында бик куп яхшы сузлэр эйтергэ булыр иде. Ин олы рэхмэтем- "Мэгариф" журналынын бүлек мөхәррире- Таһир Әюпович Сабирҗановка. Ул олы кунакларны оештыручы да, конференция уздыру идеясен бируче дэ булды. Һәммәгезгә дә Усали урта мәктәбе коллективы исеменнән Олы рэхмэтебезне җиткерәбез. Автор: Лидия Константинова (Пасыева)

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ