Логотип Магариф уку
Цитата:

Матбугат йортында Равил Фәйзуллинның «Татарстан язучылар берлеге» китабы тәкъдим ителде

Бүген Бауман урамында урнашкан Матбугат йортында Равил Фәйзуллинның «Татарстан язучылар берлеге» дип исемләнгән  яңа китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Әлеге матур чара танылган язучылар, матбугат...

Бүген Бауман урамында урнашкан Матбугат йортында Равил Фәйзуллинның «Татарстан язучылар берлеге» дип исемләнгән  яңа китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Әлеге матур чара танылган язучылар, матбугат вәкилләре, артистлар, җәмәгать эшлеклеләрен бергә җыйды.


 
Олпат шагыйребезнең узган ел ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Татарстан язучылар берлеге» китабы атарстан Язучылар оешмасы узган гыйбрәтле тарихи юлны озак еллар буе җентекләп өйрәнү һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә туган зур җитди хезмәт. Китапта сирәк очрый торган күп санлы фото-документларның бирелүе хезмәтнең кыйммәтен тагын да  арттыра.
“Бу китапны мин кемдер тәкъдим иткәнгә түгел, ә күңелем кушканга яздым. Инде 15-16 яшемнән бирле башка иҗатташларым белән аралаша башладым, 50 ел Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы булып тордым. Шуңа күрә Татарстан Язучылар берлеге тормышының нечкәлекләрен “эчтән” дә, “тыштан” да яхшы беләм.
Безнең әдәбият гаҗәеп бай. Әлеге китабымда 3 буынның иҗатына күзәтү ясалган, 400 дән артык фоторәсем кергән. «Татарстан язучылар берлеге» китабы рухи тарихыбызны баетуга кечкенә генә өлеш кертсә дә, мин бик шат булыр идем ди”, - Равил Фәйзуллин үзе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ