Логотип Магариф уку
Цитата:

Матбугатта язма бастыру өчен рөхсәт сорарга мәҗбүр ителгән укытучылар балаларга Конституция турында ниләр сөйли?

Әлеге юллар типографиядә басылган көннәрдә җөмһүриятебездә Татарстан Конституциясенең 22 еллыгы билгеләп үтелде. Конституция дигәннән..."Мәгариф"тә бер кечкенә генә аналитик  язмам чыккан иде. Шул мәк...

Әлеге юллар типографиядә басылган көннәрдә җөмһүриятебездә Татарстан Конституциясенең 22 еллыгы билгеләп үтелде. Конституция дигәннән...


"Мәгариф"тә бер кечкенә генә аналитик  язмам чыккан иде. Шул мәкалә өчен миннән мәктәп коллективының "халык дошманы" ясадылар! Имеш, ничек әле мин беркемнән дә рөхсәт сорамыйча мәкаләләр жибәреп ятам. Чын күңелдән әйтәм, моны укытучылар өчен тыелган гамәл дип белми идем! Мине инде 2 көн мәктәп җыелышында тикшерәләр. Имеш, мәкалә тапшыруның үз баскычлары бар: фән буенча баш укытучы, аннан мәктәп завучы һәм район методисты! Бу этаплар турында махсус хат та бар икән. “Кая ул хат?” – дип сорагач, завуч: “Мин сезгә аны күрсәтмим”, – диде. Бармы андый документ?”


Яшь укытучы безгә әнә шундый ачынулы хәбәр юллады. Дөресен әйткәндә, андый хатны үземнең дә күргәнем юк. Аның каравы Татарстан Конституциясе белән танышмын. Республиканың Төп Законында 42 нче маддә гражданнарга (шул исәптән мәктәп укытучыларына да дип уйларга кирәк) фикер белдерү иреген гарантияли. Авторыбыз эшләгән мәктәп җитәкчелегенә Россия Федерациясе Конституциясенең 29 нче маддәсен дә ачып укырга карарга киңәш итәр идем. Аны авторыбыз курыккан серле хаттан өстенрәк, дип саныйм...


Шунысы кызык: матбугатта язма бастыру өчен рөхсәт сорарга мәҗбүр ителгән укытучылар балаларга Конституция турында ниләр сөйли икән?


Баш мөхәррир Илдар Миргалимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ