Логотип Магариф уку
Цитата:

   Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» китабына аннотация

Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург.Ул 1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый.1949-1959 елларда ул М...

Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург.


Ул 1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый.


1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында , Казан дәүләт педагогика институтында укый. Аннан соң «Чаян» журналында корректор, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.


Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган. Алар арасында “Юлдашлар”, “Казан каласы — таш кала”, “Кар сулары”, “Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, “Шәфкать”, ”Басып сайрар талы бар”, “Фидая” исемле роман китаплары бар.


Соңгы елларда аның “Алтын ятьмә”, “Оҗмах балалары”, “Мендем биек тауларга” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты.


Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар “Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да.


2016-02-03 11.58.56


«Арыш тәме» романының төп герое хәзерге чор кешесе, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап килүче Айзирәк исемле кыз. Ул сөйгән егете Васил белән бәхетле гаилә корырга әзерләнә, киләчәктә  яраткан эшендә уңышларга ирешү турында хыяллана. Моңа һәммә мөмкинлекләр дә бар кебек. Егет белән күптән дуслашканнар, аңлашканнар. Игеннәрнең яңа сортларын чыгару кебек эзлекле, җентекле хезмәткә күңеле тарткан, кулы яткан, сәләтле  кызны фәнни эшкә чакырып торалар.


Ләкин көтелмәгән фаҗига күптән түгел бала тапкан апасының фаҗигагә юлыгып һәлак булуы Айзирәкне зур сынау каршына китереп бастыра: ана сөтеннән башканы белмәгән сабыйны кем карар-тәрбияләр?


Әбисе Ләйсәнме? Ләкин ул чит ил кешесенә кияүгә чыккан, еракта яши...


 Бүгенге көндә гадәти күренешкә әйләнеп бара бит бу: безнең кызларыбызның башка милләт егетләренә ияреп еракларга китеп барулары. Хәтта өлкән яшьтәге кайберәүләр дә үз тормышларында шундый борылыш ясап куялар. Яшьлек еллары торгынлык чорына туры килгән Ләйсән шундыйлардан. Ул ире белән күптән аерылышкан, ике кызын ялгызы үстергән. Үз рәхәтен кайгыртырга, ходай биргән сәләтен ачарга мөмкинлеге булмаган. Инде менә балалар үсеп җиткәч, үзен канат җәйгәндәй хис иткән, иркен дөньяга чыккан, фотографиягә сәләте ачылып, дөнья мәйданында танылган.


  Романда шәхеснең талантын ачуга мөмкинлекләр бирелү мәсьәләсе алгы планга куелган. Бу бигрәк тә Айзирәкнең күршесендә яшәүче Нәзиләнең язмышында ачык чагыла. Аның үсмер чагы Ватан сугышы елларына туры килә, әтисе һәлак булып, әнисе үлгәч, ул чит авылда тулы ятимә булып кала. Үгез җигеп йөк ташый, торф чыгара, вербовкага язылып, Мәскәү университетына нигез салуда эшли. Шунда сәламәтлеге какшый, иң аянычы  тамагы карлыгып кала. Ә аның тавышы бик сирәк очрый торган, атаклы опера җырчыларына хас тавыш була, аңлаган кешеләр аңа бөек киләчәк юраган булалар... Романның бер герое Нәзакәт  бу хакта менә болай ди: «Көрәк урынына скрипка белән җир казыту дигән сүз бит бу! Шуннан кемгә ни файда?»


Сирәк талант  халыкның, милләтнең олы байлыгы бит ул. Нилектән безнең талантлар бер мәгънәсезгә юкка чыгарылды икән?


Әсәрдә ачык буяулар белән өч буын язмышы тасвирланган. Инде менә заманнар нык үзгәрде, яшь буынга сәләтен ачарга моңарчы булмаган мөмкинлекләр туды кебек. Тик гомер юлы киртәле-сикәлтәле. Мәхәббәтне мәкер сагалый. Шактый авырлыклар кичерергә туры килә Айзирәккә.


Ахырда барыбер мәхәббәт җиңә, яхшылык өскә чыга. Әгәр дә шулай булмаса, җирдә яшәеш бетәр иде.


Китапка кергән «Язгы такыялар» повестының герое Газзәнең яшьлеге колхозлашу чорына туры килә.Ул шулай ук зур талантка оештыру сәләтенә ия.  Моны күреп, унсигез яшьлек ятимәне яңа оештырылган колхозның председателе итеп куялар. Ул җитәкләгән хуҗалык Татарстанда беренчелеккә чыга. Газзәне партия съездына делегат итеп сайлыйлар, анда ул Сталин белән очраша. Тик болар бәхет китерми, киресенчә, сөйгән егете белән аерылышуга сәбәп була, укырга җибәрүне сылтау итеп, аны яраткан эшеннән алалар.


Китапта «Хатирәләр» дигән бүлек бар. Анда милләтебезнең күрке булган зур шәхесләр Марат Мөлеков, Гариф Ахунов, Шәриф Хөсәенов, Сара Садыйкова, Бакый Урманче турында тасвирлы, хисле язмалар урын алган.


«Арыш тәме» китабы 20012 елны 3000 тираж белән басылып чыкты, шул елны сатылып  та бетте.


2014 елны ул кабат нәшер ителде.


 «2012 нче ел китабы» конкурсында «Арыш тәме» китабы 1 урынны алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ