Логотип Магариф уку
Цитата:

Медведев мәгариф министрлыгына укытучыларга хезмәт хакы түләү системасын яхшыртуны йөкләде

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәгариф һәм фән, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларына гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү системасын яхшырту буенча фикер алышуны җә...

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәгариф һәм фән, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларына гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү системасын яхшырту буенча фикер алышуны җәелдерү бурычын йөкләде, - дип хәбәр итте пәнҗешәмбе Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. 


"РФ Мәгариф һәм һәм Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларына, Россия төбәкләрендәге башкарма комитетларга профсоюз җәмәгать оешмалары, педагог берләшмәләре һәм оешмалары белән берлектә киңәйтелгән фикер алышу мөмкинлеге тудыруны тәэмин итәргә йөкләнде”,- диелгән педагогларның Бөтенроссия август киңәшмәсендә ясалган күрсәтмәләр исемлегендә.


Расланган тәкъдимнәрне Россия хөкүмәтенә 2017 елның 1 августына кадәр җиткерергә кирәк.


2015 елның декабрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортлары укытучылары һәм галимнәр 2018 елда төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан 200 процент алачаклар, дип белдерелгән иде. Медведев, алда билгеләнгән планнарны раслап, ел ахырына вуз укытучыларының хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан бер тапкыр ярымга күбрәк булыр дип белдерде.


Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ